Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле очрашу мизгелләре

Ыгы-зыгылы бу мәшәкатьле тормышта да үзеннән бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Шундый кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба, елмаясы килә башлый.

с

Бөтен гомерен балалар укытуга, әдәбиятка багышлаган язучы Нәҗибә апа Сафина, Казан шәһәреннән Дүрт Өйле авыл клубына очрашуга килгән кунагыбыз, моңа ачык мисал булып тора.

Нәҗибә апа кыш буе йоклаган бө реләрнең тәүге тапкыр яшел күз ләрен ачып караган мәлдә, 1949 елның 2 мартында Башкортостанның Яңавыл районы, Кисәк-Каен авылында Әхмәтнур абый һәм Нурикамал апа гаиләсендә дөньяга килә. Табигатенең матурлыгы, чишмә суларының сафлыгы – барысы да сабый балага күчә.

Балачак, яшьлек еллары аның язмышында тирән эз калдыра. Яшь шагыйрә-укытучы татар телен үстерүгә зур өлеш кертә. 1975 елларда безнең якларда эшләп, туган авылыбызда белем бирә.

3 ноябрь көнне Дүрт Өйле авыл клубында «Килегез әле, сөйләшик!» дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Бәйрәмгә күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы – Нәҗибә апа Сафина, кызы Лилия, оныгы Әмирә һәм якын дусты, хезмәттәше Илгизә Тимершина кайткан иде. Шушы кояшлы, матур ял көне Нәҗибә апа Сафинаны җылы сүзләр белән хөрмәтләү өчен сәбәпче булды. Ул инде озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан кадерле дәү әни. Без аның һәрчак көр күңелле, хәрәкәттә булуын беләбез. Ул беркайчан да уйларга чумып, хатирәләргә генә бирелеп утырмый! Нәҗибә апа талантлы шагыйрә генә түгел, туган телебезнең бөтен нечкәлекләрен белүче тәҗрибәле укытучы да. Ул үз тормышы һәм иҗаты хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Үзенең маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Аккош күле», «Керпе нигә энәле» исемле китаплары белән таныштырды.

Бер акыл иясе «Берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт!» – дип әйткән. Бу сүзләрдә хаклык бар, чөнки очрашуга Нәҗибә апаның бик күп укучылары кайткан иде. Бу укучыларның укытучыга карата булган ярату, хөрмәт, сагынуның ачык бер мисалы булып тора.

Иҗатчы лар, матурлык тудыручылар очрашуның кунаклары булдылар. Ерак араларны якын итеп кайтып, безнең китап укучыларыбызны, авылдашларыбызны куандырган өчен сезгә зур рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Матурлык иҗат итүдән беркайчан да туктамагыз. Канатларыгыз талмасын, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән безне куандырырга насыйп булсын. Шушы мизгелләр барыбызның да күңелләрендә якты хатирә булып саклансын.

Әйе, кичә искиткеч күңелле булды. Күп кенә укучыларыбыз шагыйрәне беренче тапкыр күрделәр. Шагыйрә белән аралашу дөньяга карашларын тирәнәйтте, шигьрият дөньясының серләрен ачты. Очрашудан һәр укучы үзенә бик зур рухи байлык алды. Ә рухи хәзинәне сатып алып булмый...

Күңелләргә җылылык, рухи азык. өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу. Авылыбызда мондый күрешүләр дәвамлы булса иде.

 

Альбина НУРУТДИНОВА, Дүрт Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев