Халыкара балаларны яклау көнендә Скарятинский бакчасы кечкенә шәһәрлеләр өчен күп санлы күңел ачу чаралары булган әкияти шәһәрчеккә әверелде.
Әсәр геройлары, яраткан мультфильм персонажлары яшь тамашачыларны әкият һәм маҗаралар дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар игътибарына «Кайнар йөрәкнең сихри көче» спектакле тәкъдим ителде.
Теләгән һәр кеше төрле мастер-классларда катнаша алды. Аларны кул эшләнмәләре ясарга өйрәттеләр, нәтиҗәдә, җептән һәм тукыма кисәкләреннән матур курчаклар, «салкын» фарфордан сувенирлар барлыкка килде, күзгә ташланмый торган ташлар кызык бөҗәкләргә һәм җәнлекләргә әверелделәр, ә гади кәгазьдән ясалган матур чәчәкләрне тереләреннән аерып та булмый.
Зуррак балалар махсус мәйданчыкларда күңел ачтылар, биредә алар өчен спорт ярышлары оештырылды. Мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр тулы командалар белән көч сынаштылар. Маҗара яратучылар мавыктыргыч квестта катнаштылар, биредә биремнәрне үтәп, бер станциядән икенчесенә күчә бардылар. Кызыксынучан балалар исә викториналарда үзләренең интеллектуаль көчләрен тикшерделәр. Медицина училищесы студентлары дару үләннәре буенча сораулар бирделәр. Ә икенче бер станциядә алып баручының сорауларына җавап бирү өчен белем генә түгел, ә тапкырлык та кирәк булды.
Яшь рәссамнарга асфальт өстендә төсле акбур белән рәсем ясау мөмкинлеге бирелде. Паркның соры юллары тиз арада рәсемле китап битләренә әверелде.
Мастер-классларда, спорт ярышларында катнашучыларга купоннар бирелде, аларны призларга һәм туңдырмага алыштырып булды.
Балалар өчен бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Малайларга һәм кызларга күңелле мультфильмнар, концерт, курчак спектакле күрсәтелде. Бәйрәм азагында күбесе яратып өлгергән коляскалар парады булды. Быел анда 13 гаилә катнашты. Алар барысы да конкурска креатив якын килгәннәр, үз иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр. Парадта катнашучыларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Ә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Гөлгенә САФИУЛЛИНА
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев