Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Күңелең яшь булганда, еллар куркыныч түгел

    Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Чистай муниципаль районы бүлеге составында хәзерге вакытта 200дән артык кеше исәпләнә. Бүген ул ничек яши? Аның бурычлары нинди?

    – Минем уйлавымча, «Пенсионерлар берлеге»нең иң төп казанышларыннан берсе – «Өченче буын» университетын оештыру булды, – дип кызыксынам рәис Елена Курбатовадан.


    – Шунысын билгеләп үтәсем килә, шәһәрдә «Өченче буын университеты» филиалы республикада иң саллы, актив эшләүчеләрнең берсе. Узган ел дүрт белем бирү юнәлеше буенча 16 төркем шөгыльләнде. Аларның иң популяры – билгеле инде, компьютер программасы. Пенсия яшендәге кешеләр арасында мәгълүмати технологияләрдән калышмыйча баручылар күп, аларның яңалыкка омтылулары, Интернет киңлекләрендә иркен ориентлашырга омтылулары хөрмәт уята. Шулай итеп, компьютер үсешендә пенсионерлар үзләренең «алга киткән» оныкларыннан калышырга теләмиләр. Сүз уңаеннан, быелгы уку елында 15 сентябрьдә беренчеләрдән булып «Компьютер грамоталыгы нигезләре» курслары эшли башлады. Әлеге төркемнәргә йөрүчеләр күп буласына без шикләнмибез.

    – Сезнең уңышларыгыз да ­ күп бит?


    – «Өченче буын университеты»н тәмамлаучылар арасында әлеге квалификация буенча ел саен компьютерда күп төрле ярышлар буенча «Компьютер Land: Өченче буын» республика конкурсы үткәрелә. Узган ел Ирина Хәммәдиева һәм Тәлгать Сәлахов җиңүчеләр булдылар. «Россиянең пенсионерлар берлеге»нең Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан спортның төрле төрләре буенча спартакиада үткәрелә. Соңгы тапкыр безнең команда 6 урынны яулады, моны мин зур җиңү дип саныйм, чөнки көндәшләр бик күп иде. Гомуми уңышка зур өлеш керткәннәре өчен мин Юрий Никитин, Фермагел Җаббаров, Петр Шушляев, Татьяна Мижарева, Галина Елагина, Мария Цыганова, Рифкать Гардиев, Валентина Солдатова турында зур рәхмәт хисләре белән сөйлим. Алар эшчәнлекләренең бер юнәлешендә генә тукталып калмыйлар, ә муниципаль, республика, бөтенроссия ярышларында да даими катнашып киләләр.
    Быел «Пенсионерлар берлеге» җирле бүлеге активисты Рифкат Гардиев «Өлкән кешенең социаль портреты» республика конкурсыннан җиңү белән кайтты. Шуны да билгеләп үтәсе килә, автор–башкаручы Валентина Солдатова 2011 елда җиңү яулады. Алар икесе дә гыйбрәтле язмыш ияләре, аларның оптимизмына, энергияләренең ташып торуына көнләшергә генә мөмкин. Быел аларның «Шатлык» бию дуэты «Филантроп»ның «Хореография» номинациясендә Халык­ара премия лауреаты булды. Аларны август аенда Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырдылар.

    – Минем белгәнемчә, башка уку бүлекләре белән кызыксынучылар да күп.


    – Быелгы уку елында без беренче тапкыр хокук белемнәре мәктәбе оештырдык. Дәресләргә социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары, пенсия фонды белгечләре чакырылды. Һәр студент үзен кызыксындырган сорауны бирә алды, аңа җавап алды.
    «Өченче буын университеты» филиалында абитуриентлар тарафыннан популяр булган «Бакча һәм дизайн», «Туган ягыбызны өйрәнәбез» бүлекләре дә бар. Димәк, киләсе сезонга да абитуриентлар күп булачак. Әгәр дә «Пенсионерлар берлеге»нең җирле оешмасы турында сөйләсәк, быел социаль һәм мәдәни мини-проектлар республика конкурсында «Китап энергиясе – тормыш энергия­се» проекты «Сәламәт озын гомер» номинациясендә (автор Елена Курбатова) җиңүчеләр арасына керде. Бу исә үз чиратында үсеш өчен яңа перспективалар бирә.

    – Үзәк китапханә базасында отылган грант акчасына өлкән яшьтәге кешеләр өчен озын гомер клубы ачарга ниятлибез,– дип ассызык­лый Елена Михайловна. – Безнең бурычларыбызның берсе – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, моның өчен иң элек тренажер алу яхшы булыр иде.
    Планнар аз түгел. Аларны тормышка ашырырга насыйп булсын. Күңелләр яшь булганда, еллар куркыныч түгел. 
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: