Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын!

Менә Рамазан ае тәмамланды да, мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен каршы ала. Бу бар дөнья мөселманнары өчен иң зур, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе.

Ул изге эшләр генә кылуны, мохтаҗлар, фәкыйрьләр, ятимнәр турында кайгыртуны, мәрхәмәтлелекне, шәфкатьлелекне үз эченә ала. 

Бер ай дәвамында без таң вакытыннан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыелып торабыз. Әлеге ай сынау, төрле гөнаһлы эшләрдән тыелу ае да булып тора. Без аны гыйбадәттә, төрле изге эшләр белән үткәрергә тырыштык.

Ураза бәйрәмен без гаиләбез, якыннарыбыз белән бергәләп каршылыйбыз. Бу көндә аеруча мохтаҗлар турында онытырга ярамый, аларга кайгыртучанлык, игътибар күрсәтергә, ярдәм итәргә кирәк. Кешеләрне, әйләнә-тирәбездәгеләрне яратмыйча безнең иманыбыз ныгымаячак. Әйдәгез, бергәләп, изге эшләр башкарыйк, ярдәмгә мохтаҗларны һәрчак исебездә тотыйк!

Шәһәребез һәм районыбыз мөселманнарын ихлас күңелемнән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге күркәм, якты бәйрәмебез көннәрендә барыгызга да, шулай ук якыннарыгызга рухи күтәренкелек, ныклы сәламәтлек, тынычлык, гаилә иминлеге, яңа игелекле эшләрегездә уңышлар телим. 

Сезнең гаиләләрегезгә бары шатлыклы, күңелле хәбәрләр генә ишетергә язсын. Өйләрегездә һәрчак иминлек, тынычлык булсын. Аллаһы Тәгалә сезнең тоткан уразаларыгызны, укыган намазларыгызны, укыган догаларыгызны кабуллардан кылсын, изге гамәлләрегез барысы да дәвамлы булсын, арта барсын иде. 

 
Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев