Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел чисталыгы һәм ихлас гамәлләр насыйп булсын!

Кадерле дин кардәшләрем, тиздән без изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез! Ул изге Мәккәгә хаҗ кылуның тәмамлануын аңлата.

Корбан бәйрәме – кешеләр арасындагы аермалылыкны юкка чыгара, барлык дин һәм милләт вәкилләрен якынайта, алар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыта торган бәйрәм. 

Шушы бәйрәм көннәрендә туганнарыбызга, якыннарыбызга барып, аларның хәлләрен белешергә, безнең арада булмаганнарны искә алырга һәм иң мөһиме – тирә-юньдәгеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә: барысы да шатлык, бәхет һәм бәйрәм рухын чын-чынлап тоя алсыннар өчен, якыннарыбызны, күршеләребезне, ялгызларны, ятимнәрне, мохтаҗларны, өлкәннәрне сыйларга тиешбез. 

Корбан чалу йоласы хәлле кешеләргә үз мөмкинлекләрен яхшы максатларда файдаланырга кирәклеге турында искә төшерә. Аллаһы Тәгалә тәэмин ителгән кешеләргә ярлы һәм мохтаҗлар турында истә тотарга, аларны ризыкландырырга, барлык кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга куша. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәмнең мөһим өлеше булып юмартлылык һәм шәфкатьлелек тора. 

Хөрмәтле шәһәр һәм район мөселманнары! Шушы олы бәйрәмдә сезгә һәм сезнең якыннарыгызга күңел чисталыгы, ихлас гамәлләр, ике дөнья бәхете, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим! Аллаһы Тәгалә безне бары тик дөрес юлдан гына алып барсын, киләчәктә дә изге гамәлләребез, игелекле эшләребез белән җәмгыятькә файда китерергә мөмкинлек бирсен!

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев