Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел ачу үзәгеннән хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә чыгардылар

Узган пәнҗешәмбедә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре «Чистай» мәдәни үзәгенең янгынга каршы  эшчәнлеген тикшерделәр.

Иртәнге сәгать унда «Чистай» мәдәни үзәгенең кизү торучысына күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов үзәкнең балалар бүлмәсендә янгын чыгуы турында хәбәр җиткерде.
Шунда ук хезмәткәрләрне чыгару башланды. Көтелмәгән тикшерү турында беркем дә алдан белмәгән һәм үзәктә эшләүче кешеләр Кемеровода булган хәлләрдән соң бераз куркып та калдылар. Берничә минуттан соң объектка автобаскыч белән өч янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Соңрак Изгар авылыннан һәм Лучтан 

ирекле янгын сагыннан янгын машиналары килделәр. Янгын сүндерүчеләр бина эченә янгынны сүндерү өчен  шланглар суздылар.
Үзәккә ашыгыч ярдәм машинасы, полицейскийлар, электр челтәренең һәм горгазның кизү торучы хезмәтләре килделәр. Медицина хезмәткәрләре янгында зыян күрүче кешеләргә ярдәм күрсәтә башладылар.
– Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең янгынга каршы тикшерүне нәкъ менә «Чистай» мәдәни үзәгендә үткәрүе гаҗәп түгел, – ди Ренат Рәфкать улы, – чөнки күләмле чаралар вакытында биредә һәрвакыт кешеләр күп була. Концерт залы 500 кешене сыйдыра һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта шундый сандагы кешеләрне чыгару бик катлаулы, шуңа күрә коткаручыларның, коллективның, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләрнең эше тикшерелде.
Мәдәни үзәк коллективы алдында өйрәнүләр­гә йомгак ясап, Ренат Җамалетдинов күңел ачу учреждениесе җитәкчелегенә эвакуация мәсьәләсе өстендә әле эшләргә туры киләчәк дип билгеләп үтте.
– Хәзер моңа охшаш тикшерүләр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, кешеләр күп җыела торган урыннарда үтә, – дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Госман Гатин, – өстәвенә, әлеге тикшерүләр планнан тыш. Моңа охшаш тренировкаларда иң элек эвакуация мәсьәләләре эшләнә, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә гамәлләр уйланылган булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай