Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә җиңүчеләр бүләкләр алдылар

6 июнь көнне безнең редакциядә «Сөйкемле бала» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Исегезгә төше­рәбез, безнең chis­topol-rt.ru сайтын­да тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Арина Данилина, Настя Никитина, Макар Ярославцев җиңүче булдылар, ә редакциядән кы­зыксындыргыч бүләккә кечкенә Вера ия булды.
Һәм менә, ниһаять, үз бү­ләкләрен алу өчен балалар җыелды. Ни кызганыч, Верочка килә алмады. Аның каравы Арина һәм Настя кечкенә джентельмен Макар белән бер компаниядә булдылар һәм түземсезлек белән бүләкләүне көттеләр.
Белгәнебезчә, призерлар конкурс турында безнең газета битләреннән белгәннәр, ә сайтта тавыш бирүгә үз дусларын һәм танышларын җәлеп иткәннәр.
Кечкенә җиңүчеләр «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Ольга Бандишоева кулыннан зарыгып көткән бүләкләрне алдылар. Ул барысына да катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм төрле конкурсларда шулай ук актив катнашырга чакырды. Җитди Макар йөзендә дә елмаю барлыкка килде.
Фотога төшкәннән соң, конкурсны оештырганнары өчен рәхмәт белдереп, кунаклар таралыштылар, әмма алга таба да безнең газета белән калырга вәгъдә иттеләр.
Хөрмәтле газета укучылар, алга таба да конкурслар булачак, аларда катнашыгыз һәм, мөгаен, сез дә бүгенге җиңүчеләр урынында була алырсыз. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасына язылыгыз һәм вакыйгалар үзәгендә булыгыз!
Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев