Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кече ватан үзенә тарта

    Июльнең эссе бер көнендә Исләйдә яшәүчеләр бәйрәмгә җыелды. Ул гадәткә кергән һәм гаять күңелле Авыл көне уңаеннан үткәрелде.

    Шушы күркәм бәйрәм якташлардан торган зур бер гаиләне берләштерде, бирегә кече ватаннан еракта яшәүчеләр дә кайтканнар. Шуңа күрә бу көнне аеруча җылы, уңай атмосфера хөкем сөрде.
    Бәйрәм үткәрү урынына якташлар алдан ук җыела башладылар. Берәүләр күптән күрмәгән танышларын кочаклыйлар, икенчеләре хатирәләре белән уртаклашалар, кайсыберләре истәлеккә фотога төшәләр, ә кемдер таныш булган авыл урамнарын күзәтә. Мәсәлән, Җәмил Сәрвәретдинов кебек (рәсемдә), ул туган авылыннан күп еллар элек чыгып киткән, хәзер Киров өлкәсендә гомер итә.
    – Шундый бәйрәмнәр минем өчен гаять кадерле. Бу дусларны, сыйныфташларны, туганнарны күрү, алар белән аралашу, балачак һәм яшьлек елларын искә алу һәм, әлбәттә, авылның саф һавасын сулау мөмкинлеге. Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт!  – дип уртаклашты безнең белән Исләй авылында туып-үскән Җә­мил Сәрвәретдинов.
    Иң элек дога кылынды, шуннан соң якташларны авыл җирлеге башлыгы Виталий Чернышев сәламләде. Фидакарь хезмәт өчен авыл кешеләре иганәчеләрдән бүләкләр алдылар. Бәйрәм программасы авыл җирлеге хакимияте, җирле клуб  хезмәткәрләренең тату иҗат берлеге һәм актив авыл халкы тарафыннан  әзерләнде. Чараны шатлык, күңел ачу һәм алкышлар озата килде. Ясалма сәхнәдә җырлар һәм биюләр белән авыл кешеләре генә түгел, ә Казаннан килгән җырчы һәм скрипкачы Гөлнур Урманчиева да чыгыш ясады һәм бәйрәмгә ямь өстәде.
    – Минем әнием шушы авылда туып-үскән. Мин балачакта әби янына каникулга еш кайта идем. Миңа бәйрәмдә чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, мин шунда ук ризалаштым, – дип билгеләп үтте яшь артист кыз.
    Авыл бәйрәмен тәм-томнан башка күз алдына китереп буламыни?! Бу көнне теләгән һәркем чәкчәк, телеңне йотарлык пылау белән сыйлана һәм кайнар чәй эчә алды.
    – Исләйдә минем яшьлек елларым үтте, шуңа күрә монда һәрнәрсә миңа таныш, биредә минем туганнарым, дусларым яши. Авылга еш кайтам, кече ватан үзенә тарта. Бүген менә дигән бәйрәм, күпме танышымны очраттым! – диде Рәмис Билалов.
    Исләйдә авыл көне Сабантуй рәвешендә үтте. Авыл кешеләре дә, бәйрәмгә кайтканнар да, гомумән, олысы да, кечесе дә төрле халык уеннарында һәм күңел ачуларда рәхәтләнеп катнашты, ял итте. Күңелле бәйрәм тавышлары бөтен авылга таралды.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: