Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече ватан турында хатирә кешеләр күңелендә мәңге саклана

Чистай авылларында якташлар очрашуы башланды.

Якшәмбе көнне, Изге Троица көнендә, шуларның берсе элеккеге Агрокультура авылы янында урнашкан яңартылган зират янында узды.
Казан-Чистай федераль трассасыннан борылып китеп, куәтле «Нива» бормалы юллар буенча урман буйларыннан бик матур урынга килеп чыкты, биредә зур булмаган православие зираты урнашкан.
– Узган гасырның 50нче елларында биредә берничә торак пункт – Агрокультура, Николаевка (хәзер авыл хуҗалыгы техникумының ярдәмче хуҗалыгы) һәм кайбер башка авыллар урнашкан иде, – ди безнең әңгәмәдәшебез Юрий Покровский. – Әмма вакыт узу белән кайбер авылларда яшәүчеләрне киләчәге юк дип башка торак пунктларга күчерәләр, ә кайберәүләрендә бары берничә йорт кына кала, соңыннан анда яшәүчеләр шулай ук яхшырак тормыш эзләп күченеп китәләр. Бу тирәдә авыллар юкка чыга, әмма зират кала.
Әлеге православие зиратына җитмеш елдан артыграк.
– Биредә минем әти-әнием, якын туганнарым җирләнгән, – дип аңлата Юрий Алексеевич, – мин элеккеге буа янында урнашкан шушы урынга һәрвакыт киләм.
Берничә ел элек коры үлән кабынып китү сәбәпле, зиратның агач коймасы һәм агач тәреләр янып бетә. Ата-бабаларының каберләренә килүчеләр моңа әрнү-көенү белән карыйлар. Беренче булып Юрий Покровский түзми, ул яңа койма ясарга тәкъдим итә. Аның ниятен тирә-як авылларда элек яшәгәннәр күтәреп ала. Кемдер акча бирә, кайсыберләре төзелеш материаллары белән ярдәм итәләр – игелекле гамәлдән беркем дә читтә калмый.
Беренче эш итеп Покровский районда зиратларны төзекләндерү мәсьәләсен өйрәнә. Аңа бу мәсьәләдә шәхси эшмәкәр Альберт Гыйниятов ярдәм итә, ул якташлары ярдәме белән район картасыннан юкка чыккан Яңавыл авылының мөселман зиратын төзекләндерә башлый.
Покровский Биләр урманчылык хуҗалыгында биеклеге ике метр ярымлык койма өчен 60 имән баганасы сатып ала. Шулай, юкка чыккан Агрокультура авылы янындагы зиратны яңарту башлана. Данауровка авылыннан тимер штакетниклар алып кайталар һәм Юрий Алексеевич, элеккеге эретеп ябыштыручы буларак, бик матур капка ясый. Уртак тырышлык белән койма торгызыла, әмма акча бөтен зиратны койма белән уратып алырга җитми.
Юрий Покровский ярдәм сорап муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка мөрәҗәгать итә. Башлык ярдәм итәргә вәгъдә итә һәм сүзендә тора, койма тоту өчен егерме мең сум бүлеп бирелә.
Бөтен эш тәмамланганнан соң, кешеләрнең шатлыгы эчләренә сыймый. Зират, ниһаять, тәртипкә китерелә, өстәвенә, үзгәлеген югалт­мый. Хәзер биредә илледән артык каберлек бар.
– Зиратны тәртиптә тотабыз, – ди элек авылда яшәгән Игорь Орлов, – бирегә Чистайдан я үзем генә яки гаиләм белән бергә еш киләм һәм безгә күп нәрсә биргән, кеше иткән кече ватанымны беркайчан да онытмыйм.
Ә Изге Троица көнендә яңартыл­ган зиратка элек әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләр җыелдылар, әти-әниләренең, туганнарының  каберләрен зиярәт иттеләр, яшьлек елларын искә төшерделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X