Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече бизнеска грантлар биреп ярдәм иттеләр

308 эшмәкәр һәм оешма эшләмәгән көннәр өчен грант алды.

1ноябрьдән 7сенә кадәр игълан ителгән эшләми торган көннәрдә бизнес кабат югалтулар кичерде. РФ Хөкүмәте аеруча зыян күргән өлкәләргә ярдәм итү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады.

Чистайлылардан бу яр дәмгә кемнең дәгъва итә алуы, аңа нәрсә керә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, шулай ук аннан файдаланырга өлгерүчеләрнең фикерләре турында безнең материалда укыгыз.

РФ Хөкүмәте тарафыннан ике төп ярдәм чарасы: грантлар һәм ташламалы кредит прог раммасы расланды. Әмма Татарстан эшмәкәрләре федераль гына түгел, ә төбәк ярдәм чараларыннан да файдалана алалар.

Зыян күргән тармакларга грантлар

– Беренче һәм шактый сизелерлек ярдәм чарасы – грантлар, ягъни эшләми торган көннәр режимы чорында аеруча зыян күргән тармакларның бизнесына ярдәм итү өчен бер хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләме (12 792 сум) исәбеннән бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Әлеге түләүләргә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалар дәгъва итә ала, – дип сөйләде Чистай районы башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин.

Иң зыян күргән тармаклар исемлегендә 21 позиция бар. Болар – физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре, балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем бирү, зоопарклар, кинотеатрлар, күңел ачу учреждениеләре, музейлар, стоматология кабинетлары, чәчтарашханә, матурлык салоннары һәм башка тармаклар.

Грантка дәгъва кылучы оешма кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм исем легендә яки Икътисади үсеш министрлыгының социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалар реестрында теркәлергә тиеш. Чистай районында әлеге төр эшчәнлек белән 412 эшмәкәр шөгыльләнә.

Грантлар алу өчен гаризалар 1 ноябрьдән кабул ителә башлады. Моны дистанцион рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша яки 15 декабрьгә кадәр почта аша салым органына гариза язып җибәрергә мөмкин.

– Чистай районында 412 эшмәкәрдән һәм социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмадан бүгенге көндә 331гә якыны субсидия алуга гариза бирде, шуларның 308е аны алган инде, – дип статистиканы яңгыратты Евгений Валерьевич.

Без әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган чистайлылар белән аралаштык. Алар арасында шәхси эшмәкәр Марина Крылова да бар, ул җәмәгать туклануы тармагы белән шөгыльләнә.

– Безнең кафе өчен эшләмә гән көннәр генә түгел, ә иң беренче чиратта QR-кодлар кертү ныклыкка тикшерү булды. Шуның аркасында кешеләр саны һәм шул рәвешчә табыш кимеде. Мондый ярдәм чарасы турында игълан ителгәч, мин, әлбәттә, сөендем. Чөнки керем кимү сәбәпле, ул хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә һәм кирәкле чыгымнарны капларга көчкә җитә иде. Субсидия алу өчен гаризаны бухгалтерлык хезмәтләре күрсәтүче оешма аша тапшырдым һәм берничә көннән үзем һәм барлык хезмәткәрләрем өчен түләү счетка килде, – дип уртаклашты Марина.

«Яхшы матди ярдәм»

Шәхси эшмәкәрләрдән кала, дәүләттән социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмалар да ярдәм чараларыннан файдалана ала.

– Россия Федерациясе Хөкүмәтенең пандемия чорында катлаулы хәлдә калган коммерцияви һәм коммерцияви булмаган барлык оешмаларга ярдәм итү чараларын эшләве куандыра. Чистай районында 18 оешма аеруча зыян күргән өлкәләр реестрына керде. Бу шактый яхшы ярдәм. Бездә хезмәткәрләр штаты зур, шулай ук бер яки ике хезмәткәр булган оешмалар да бар. Әмма ни генә булмасын, бу – яхшы матди ярдәм, – дип билгеләп үтте «Бердәмлек» (Кама аръягы җаваплылык зонасы) социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча муниципальара ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова. – Без икътисад бүлеге белән грантка дәгъва итүчеләр исемлеген эшләдек. Күпләр шунда ук ориентлашты һәм тиз арада гариза бирде. Без узган елдан бирле алар белән тыгыз элемтәдә булганлыктан, аларга төрле ярдәм чаралары турында даими рәвештә хәбәр итәбез. Бүгенге көндә Чистай районында зыян күрүчеләр исемлегенә эләккән коммерцияви булмаган оешмаларның яртысыннан артыгы бер тапкыр бирелә торган түләүләр алган инде.

«Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин грантка беренчеләрдән булып гариза биргән.

– Кызганыч, 2020 елда без нинди дә булса түләүләргә исәп тоткан өлкәләр исемлегенә кермәдек. Чикләү чаралары аркасында биш айга якын без үз эшчәнлегебезне алып бара алмадык. Ул чакта без эш урыннарын иганәчеләр ярдәме белән генә саклап кала алдык. Быел эшләми торган көннәр дип игълан ителгән көннәрдә бездә бары тик тәэмин итүче сменалар гына эшләде. Хөкүмәт тарафыннан эшләнгән чаралар безнең өчен яхшы ярдәм булды һәм шуның ярдәмендә без барлык чыгымнарны да компенсацияли алдык. Субсидияләр алу мөмкинлеге турында безгә «Бердәмлек» муниципальара ресурс үзәге директоры Софья Мөнәвировна хәбәр итте. Без шунда ук, 15 минут эчендә, документлар әзерләдек һәм берничә көннән соң ук һәр хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә акча күчерделәр, – дип уртаклашты Радик Вафин.

Ташламалы кредитлар

Грантлардан кала, эшмәкәр ләргә ярдәм итү өчен, узган ел гамәлдә булган «ФОТ 3.0» дигән ташламалы кредитлар программасы яңа шартларда эшли башлады.

– Зыян күргән тармакларда үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр банкка мөрәҗәгать итә һәм хезмәткәрләр санының 90 процентын саклап калганда, ярты елга түләүне кичектереп торып (процентларны һәм төп бурычны) еллык 3 процент белән 1,5 елга ташламалы кредит ала алалар. Бу шартны бозган очракта, аларга базар ставкасы буенча кредит түләргә туры киләчәк. Әмма бу прог раммага 2020 елда «ФОТ 2.0» кире кайтарылмый торган кредит һәм «ФОТ 3.0» еллык 3 процент белән ташламалы кредит биргәндә әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган эшмәкәрләр яки оешмалар, яисә 2020 елның 1 июленнән соң яңа предприятие буларак теркәлгәннәр генә исәп тота алалар, – дип аңлатты Евгений Никитин.

Чистайда берничә төр ярдәмнән файдалана алган оешмалар бар.

– Һәр хезмәткәргә субсидия – без дәүләттән алган бердәнбер ярдәм чарасы түгел. 2020 елда без ташламалы кредит алдык, шартлар үтәлгәндә (зыян күргән өлкәләр исемлегенә керү, штатны саклау һәм башкалар), ул исәптән төшерелде. Без барлык шартларны да үтәдек, шуңа күрә безгә кредитны кире кайтарырга туры килмәде. Әлеге бурычларны үтәгәндә барлык хезмәтләрнең оперативлыгын билгеләп үтәсем килә. Бездә документлар бирү белән проблемалар тумады, барысы да җиңел һәм тиз, билгеләнгән срокларда башкарылды. Нәтиҗәдә, без оешма өчен саллы сумма алдык, ул безнең эшчәнлегебезне дәвам итәргә һәм устав эшчәнлеген тормышка ашырырга ярдәм итте. Агымдагы елның 1 ноябрендә яңа ярдәм чарасы турында карар чыккач, без 2 ноябрдә гариза тапшырдык һәм 8 ноябрьдә барлыгы 32 хезмәткәргә дә акча алдык, – дип сөйләде ДОСААФның Чис тай техник мәктәбе баш хисапчысы Гөлнара Смирнова.

Төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм

Федераль ярдәм чараларыннан кала, Татарстанда ярдәмсез калган тармак эшмәкәрләренә өстәмә рәвештә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.

– Әлеге ярдәм чарасы ТР Хөкүмәте тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды белән берлектә эшләнде. Ул, нигездә, зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән һәм ярдәмсез калган эшмәкәрләр өчен исәпләнгән. Алар эш мәкәр леккә ярдәм итү фондына мөрәҗәгать итә һәм 3 айдан ике елга кадәрге срокка 200 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бер процентлы микрозайм ала алалар. Билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән очракта, процент ставкасы еллык 5,5 процент тәшкил итәчәк, – дип ассызыклады Евгений Валерьевич.

«Бер процентлы микро займ»га гаризалар кабул итү шулай ук 1 ноябрьдән башланды һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Программа буенча консультацияне эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының 524-90-90 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев