Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанга сәфәр балалар өчен бүләк булды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының грант ярдәмен алган «Бер фильм антологиясе: Моабит дәфтәре» проекты кысаларында үткәрелгән «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» шигырь укучылар һәм рәсем ясаучылар конкурсында җиңүчеләр өчен 6 октябрьдә татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең Музей-фатирына көтеп алынган сәфәр оештырылды.

Проект ике истәлекле датага – Моабит төрмәсеннән кулъязмаларны иреккә чыгаруның 75 еллыгына һәм «Моабит дәфтәре»  нәфис фильмының дөньяга чыгуына 50 ел тулуга багышланды, аны Довженко исемендәге киностудиядә талантлы совет режиссеры Леонид Квенихидзе төшергән.
Сәфәрдә Чистай муниципаль районының төрле авыл җирлекләреннән балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Катнашучылар Нәзирә Фәттахованың сөйләгәннәре һәм тәкъдим ителгән экспонатлар белән шулкадәр кызыксынып киттеләр, аңа сорауларын яудырып кына тордылар.
– Муса Җәлил турында үз Ватанын яраткан, яу кырларында ятып калганнар, концлагерьларда җәфа чиккәннәр, тереләй яндырылган кешеләр турындагы хәтер кадерле булган һәркем белергә тиеш, – дип ассызыклады экскурсияне алып баручы. – Безнең халкыбыз, безнең Ватаныбыз шундый кешеләр белән горурлана. Без герой турындагы хәтерне сакларга тиешбез. Шагыйрь тарафыннан язылган шигырьләр беркемне дә битараф калдырмыйлар. Шагыйрьнең батырлыгы аның бөтен тормышын озата бара. Бу бер минутлык очкын гына түгел.
Проектта катнашучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм шагыйрь иҗат иткән яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
Һәм бүген без, өлкән буын, безнең Чистай егетләребез һәм кызларыбыз өчен горурланып, һәйкәл янында басып торып: «Ишетәсеңме, Җәлил! Без, синең дәвамчыларың – XIX гасыр балалары, синең әманәтеңне үтәдек!» - дип әйтә алабыз.
Казанда мәдәни программа Максим Горький, Федор Шаляпин музейларында һәм Е. Боратынский музей-утарында дәвам итте.
Кайбер балаларның Казанга беренче барулары гына. Башкалабызның матурлыгы аларда тирән тәэсирләр калдырды. Зуррак балалар һәм учреждение хезмәткәрләре хәрәкәт итү барышында автоэкскурсия үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар биналарның архитектурасы – мәдәният институты, Г.Камал исемендәге театр, Тинчурин исемендәге театр, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән таныштылар, шулай ук Казан Кремленың архитектура комплексын карап үттеләр.
Мәдәни программаның озакка сузылуына һәм барысының да бераз аруына карамастан, балалар шундый сәфәргә бик шат булдылар. Бу сәфәр аларның күңелендә озакка сакланыр дип ышанабыз.


Ирина ТИМОФЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев