Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган

Әлеге эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Ел башыннан Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган (ел ахырына кадәр тагын 252 фатир сатып алу каралган). Эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Моннан тыш, «Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары ярдәмендә шәһәрдә сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, ә Мөслим һәм Саба районнарында ике мәктәптә спорт заллары төзекләндерелде.

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект нигезендә 2021 елда Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләүне, ә Питрәч районының Кощаково авылында чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Шулай ук проект буенча Казанның «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре үткәрелде.

«Куркынычсыз юллар» илкүләм проекты ярдәмендә тугыз ай эчендә Татарстанда планлаштырылган 217 км автомобиль юлының 165 км ы төзекләндерелде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев