Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Каз өмәләре» гөрләп үтә

    Авылда һәр ярдәмче хуҗалыкта диярлек казлар күп асрала һәм моның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый.

    Чистай районы да бу эшләрдән читтә калмый. Беренче салкыннар килү белән һәм бүгенге көнгә кадәр «Каз өмәләре» үтә. Татарларның әлеге йоласын авылдашлары белән бергә җирле мәдәният хезмәткәрләре дә үткәрәләр.
    - Безнең районда бу йола 1989 елда икенче сулыш алды, - ди мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова. - Беренче тапкыр ул, күрсәтмә чара буларак, Татар Талкышы авылында оештырылган иде. Хәзерге вакытта һәр авыл Мәдәният йортында йоланың үз сәхнә варианты бар, әмма ул чынбарлыкта үткәрелгән очракта, күпкә кызыграк.
    Ул кышка каз ите әзерләү буенча гаилә-көнкүреш йоласы. Бу йола «Каз өмәсе» дип атала, чөнки туганнарның, күршеләрнең, дусларның ярдәменнән башка үтми. Берьюлы берничә казны суялар, ә аларны тиз арада йолкыйсы (менә кайда җитез куллар кирәк!), эчен чистартасы, юасы, бүлгәлисе, каклыйсы бар (ә шаян сүзләр, такмаклар күпме?!).
    Шуннан соң, каз түшкәләрен көянтәгә асып, хатын-кызлар елгага таба юл тоталар, чөнки аларны салкын суда яхшылап чайкарга кирәк.
    - Елгага таба барганда, халык йоласы буенча, киләсе елда хуҗаларның казлары тагын да күбрәк булсын өчен, балалар юлга каз канатлары таратып баралар, - ди Ольга Рыжова. - Өмәдә катнашучыларны үзешчән сәнгать әгъзалары озата баралар, алар гармун көенә җырлар җырлыйлар, ә су буенда халык уеннары, биюләре һәм җырлары белән тулы бер күренеш җәелдерелә.
    Буыннан-буынга күчеп баручы гореф-гадәтләребезнең берсе менә шундый. Гадәткә кергәнчә, бу көнне әлеге йола үткән йортта мул табын әзерләнә. Төп эшләр тәмамланганнан соң, каз маенда беленнәр пешергәннәр, кичкә таба токмачлы аш әзерләгәннәр, каз итеннән бәлеш салганнар.
    - Бу минем бала чагымдагы онытылмаслык күренешләр, - ди Асия Гыйләҗева. - Минем әти-әнием күп казлар, үрдәкләр асрый иделәр. Кар төшкәч безнең өйдә каз өмәсе оештырганнарын бик яхшы хәтерлим, без аны нигәдер зарыгып көтеп ала идек, аның каравы, бүлмә буйлап каз мамыклары очып йөрсә дә. Әнием ярдәмгә күршеләрне, дус кызларын чакыра иде. Алар эшләгәндә шаярта, көлешә иделәр. Ә каз маенда телеңне йотарлык беленнәр килеп чыга!
    Быел мәдәният хезмәткәрләре Нарат Елга авылында - Минһаҗевлар гаиләсендә, Яуширмәдә - Әхмәтшиннар, Кызыл Ялан авылында Камаловлар гаиләләрендә «каз өмәләре» оештырдылар. Татар Сарсазында «каз өмәсе» - Габитовлар, Болгарда Мифтаховлар гаиләсендә үтте. Дүрт Өйле авылында Рәхмәтуллиннар гаи­ләсендә ярдәмчеләргә шат бул­ды­лар. Ә Га­делша Мәдәният йорты хезмәткәрләре күтәренке кәеф тудырырга ярдәм иттеләр. Сүз уңаенда, Гаделшаның үзендә шундый бәйрәм якындагы ял көннәрендә үткәреләчәк.
    Шундый өмәдә катнашу - рәхәтлек китерә! Без һәрвакыт хәтеребездә үз тормышыбыздагы иң якты күренешләрне саклыйбыз, үз гореф-гадәтләребезгә сакчыл карыйбыз. Аларны онытырга ярамый, алар безгә бабаларыбыз тарафыннан васыять итеп калдырылган!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: