Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз канаты каурый-каурый...

Каз өмәсе татар халкының борынгыдан килгән милли йолаларының берсе. Аның бүгенге көндә дә сакланып калуы үзе бер куаныч. Күптән түгел Татар Сарсазы авылында уздырылган милли бәйрәм нәкъ менә шуның ачык мисалы.

...Иртән клуб янына җыелган үзешчән сәнгать коллективы, яшьләр бизәлгән ат арбасына утырып, каз өмәсе үтәчәк Зөлфия һәм Ренат Әхмәтҗановлар өенә юл алды. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе Габдулла абый Әхмәтҗанов вәгазь сөйләде, аннары дога кылып, төп йоланы башкарды. Уңган хатын-кызларыбыз җырлый-җырлый казларны йолкып, чистарту эшләрен дә башкардылар. Әхтәм белән Лидия Камаловлар, шулай ук Нурия белән Зәйнулла Нәбиуллиннар йортларында да бәйрәм рухы хөкем сөрде. "Яшьләребез, кызларым матур йолаларыбызны белеп, күреп калсыннар дип әлеге бәйрәмдә катнашырга булдым " ди Зәйнулла абый. Алар килгән кунакларны төрле тәм-том, бәлеш белән сыйладылар.
Озакламый көянтәләргә казлар аскан кызларыбыз Рузилә Гайсина, Гөлия Митаева, Люзия Габитова, Гөлназ Шәйхетдинова, Рушания Гатина, Гөлсирә Гайсина, Әнисә Гатина, Ләйсән Сибгатуллина су буена казларны юарга юнәлделәр. Учак янында каз өтү, бәкедә каз чайкау күренешләрен күрсәттеләр.Гармунчыларыбыз Марат Шәйхетдинов,Фәнис Сибгатуллин һәм Тәнзилә Мифтахова бәйрәмгә ямь өстәп дәртле көйләрен суздылар.
Каз өмәсе Мәдәният йортында дәвам итте. Авылыбыз имамы Нургали абый Вәлиев каз өмәсе, аның килеп чыгышы турында, аннары вәгазь сөйләде, дога кылды.Авыл җирлеге башлыгы Рушан Гарипов, Чистай районы үзәкләштерелгән мәдәният бүлеге директоры Ольга Рыжова, ветераннар советы рәисе Оркыя Зарипова барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
Нинди каз өмәсе бәлешсез булсын инде?! Җитез кыз-киленнәребез әлеге бәйрәмгә телеңне йотардай каз бәлешләре пешереп килгәннәр иде. Сания Закирова, Халидә Салий, Фәридә Сабитова, Фәния Гарипова, Әлфинур Гатина, Рауза Габитова, Люзия Габитова, Рушания Гатина, Гүзәл Шәрәфетдинова, Гүзәл Шәйхетдинова, Язилә Гарипова, Гөлсинә Фәтхуллина, Илһамия Шәйхетдинова, Гөлнара Закирова бар тырышлыкларын, күңел җылыларын салып пешергәнгә бәлешләре шундый тәмле килеп чыккандыр да! Алар үзләренең шушы тәмле сыйлары белән зал тулы халыкны, килгән кунакларны сыйладылар. Бәйрәм җыр-бию белән бергә бәйләп алып барылды. Район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Радик Биктаһиров һәм Рәмзис Хәсәншин, Рифкат Гобәйдуллин тамашачыларга музыкаль сәламнәрен җиткерделәр. Авылыбыз кызы, хәзер Иске Роман авылында гомер итүче "Кузгалган чакта күңел" исемле китап авторы Сания Галимова үзенең иҗат җимешләрен укып тамашачыларны уйландырды да, сокландырды да... Авыл үзешчәннәре - җырчыларыбыз Гөлия Митаева, Рузилә Гайсина, Язилә Гарипова, Илһамия Шәйхетдинова, Әнисә Гатина үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәм искиткеч матур, күңелле үтте. Авыл халкы да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар. Аның җылысы әле дә күңелләрне җылытып, ә кайнар бәлешләрнең тәме күпләребезнең тел очында торадыр. Мин исә ихлас күңелемнән әлеге күркәм милли йолабызны үткәрүдә ярдәм иткән барлык авылдашларыма, катнашучыларга чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев