Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайтыр юлы бәхетле булсын

Руслан Зиннәтуллин Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә хезмәт итә. Ул узган елның 30 июнендә чакырылган. Туган йорты, якыннары белән очрашу вакыты да күп калмаган. Әмма көткәндә ул бик тиз узмый шул.

- Ул һәрвакытта да телефоннан үзенең бар да тәртиптә, хезмәтем бара, өйдәгедән начар ашатмыйлар дип хәбәр итә, - дип сөйли солдатның әти-әнисе Рушания һәм Вахит Зиннәтуллиннар, алар Луч поселогында яшиләр. - Балашиха шәһәрендә күп кенә хәрби частьлар урнашкан. Ул сугышчан КамАЗ машинасында, аерым элемтә батальонында машина йөртүче булып хезмәт итә. Шунысы әһәмиятле, хезмәттәшләре белән дусларча мөнәсәбәт урнашкан, аларның бер-берсен яклаулары, авыр минутта ярдәм итүләре шатландыра.
- Руслан мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнде, шуңа да физик әзерлек буенча ул ротада иң яхшыларның берсе. Аңа 2011 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда тантаналы парадта катнашырга насыйп булды (моннан нәкъ 70 ел элек безнең гаскәрләр шуннан турыдан-туры сугышка киткәннәр). Русланны Күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Ул Кызыл, Манеж мәйданнарында, Лужникида, Поклонная тавында гражданнарның тынычлыгын һәм җәмәгать тәртибен саклап кизү тора.
Ватан сакчысы көнендә Р. Зиннәтуллинны командование билгеләп үтә һәм ул кабат яхшы физик әзерлеге һәм хезмәт итүе өчен Күкрәк билгесенә лаек була. Шуны да әйтергә кирәк, Руслан алтынчы сыйныфтан башлап Луч мәктәбендә әтисе җитәкчелегендәге "Патриот" клубында шөгыльләнгән. Муниципаль, зона, республика хәрби спорт уеннарында күп тапкыр призер булган. Түбән Камада районара хәрби-кыр җыеннарында әзерлек уза. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан аграр университетына укырга керә. Студентлык елларында күп кенә ярышларда актив катнаша, аерым алганда, респуб­ликадан читтә чаңгы ярышлары буенча туган уку йортын яклый. Бер үк вакытта автомәктәптә укый, В, С категорияләре буенча машина йөртүче таныклыгы ала. Шуның өстенә сессияне дә бик яхшы билгеләренә тапшыра. Университет җитәкчелегеннән берничә тапкыр Грамоталар, Рәхмәт хатлары ала. Ә менә Кызыл дипломны яшь белгеч үз кулларына алырга өлгерми, чөнки диплом тапшырган көнне Россия Армиясе сафларына чакырыла. Якташыбыз ныгып, сәламәтлеген арттырып кайтыр һәм әти, әнисе, сеңлесе, барлык туганнары белән очрашыр дип ышанабыз. Кайтып сыеныр туган йортың булу - зур бәхет ул. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Руслан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев