Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайсы очракларда турист медицина ярдәмен бушлай ала алачак

...

 

Россия буйлап сәяхәт иткәндә күпчелек кешеләр авырарга мөмкин булулары турында уйланмыйлар. Кайсы очракларда медицина ярдәмен бушлай алырга мөмкин? Бу хакта «Чистай-информ» корреспондентына Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды филиалы директоры Әхәт Хафизов сөйләде.

– Кирәк чакта өйдә яки сәфәрдә квалификация ле медицина ярдәме алу өчен, күпчелек очракта мәҗбүри медицина иминияте полисы да җитә. Аның буенча мәҗбүри медицина иминияте программасында катнашучы илебезнең теләсә кайсы медицина учреждениесендә түләүсез табиб һәм табибка кадәр, ашыгыч һәм махсус ярдәмгә исәп тотарга мөмкин. Мондый оешмалар рәтенә барлык дәүләт һәм муниципаль поликлиникалар, дәваханәләр, шулай ук кайбер шәхси клиникалар керә, – дип билгеләп үтә Әхәт Ситдыйк улы.

– Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча нинди хезмәтләр алырга мөмкин?

– Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина хезмәтләре исемлегенә бәхетсезлек очраклары, имгәнү, җәрәхәт алу, бөҗәкләр һәм хайваннар тешләве, агулану, кояшта пешү һәм эссе сугу, шулай ук ашыгыч медицина катнашуын таләп итә торган башка гадәттән тыш халәттә түләүсез ярдәм керә. Полис ярдәмендә шулай ук гражданнарны, гомерләренә һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаганда, ярдәм күрсәтү урынына кадәр илтү дә каплана.

Моннан тыш, аның буенча хроник авырулар кискенләшкән очракта, хәтта гомергә куркыныч янамаса да, теләсә кайсы поликлиникага яки дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә була. Кирәк булганда, пациентка бушлай рентген, маммография, УЗИ ясаячаклар, теләсә нинди лаборатория тикшеренүләрен билгеләячәкләр һәм үткәрәчәкләр. Шулай ук дәваханәдә госпитализация вакытында билгеләнәчәк дарулар да бушлай булачак.

– Ә туристның медицина полисы булмаса?

– Медицина учреждениеләре хәтта мәҗбүри медицина иминияте полисыннан башка да бушлай күрсәтергә тиешле ярдәм бар. Мәсәлән, гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудыручы кискен халәтләрдә: аңны кинәт югалтканда, көчле кан акканда, кис кен йогышлы авырулар, кискен авыртулар вакытында, шул исәптән теш сызлаганда, Квинка шешенүе белән уза торган аллергия реакцияләре вакытында, анафилактик шок рәвешендәге өзлегүләр вакытында.

– Кайсы очракларда түләүсез медицина ярдәменә исәп тотарга ярамый?

– Гражданнарның шәхси инициативасы буенча уза торган диагностик тикшеренүләр һәм өйдә күрсәтелә торган процедуралар (коммерция клиникаларында чек-аплар тибындагы), шулай ук югары уңайлылыгы булган палаталарда госпитализацияләү, косметология, кыйммәтле материаллар кулланып стоматология ярдәменең күп төрләре, тешне протезлау дәүләт гарантияләре программасына керми, димәк, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча күрсәтелми. Бу хезмәтләрне бары тик түләүле генә алырга була.

– Туристка бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартсалар, нишләргә?

– Түләүсез медицина ярдәме алуда авырлыклар туганда, медицина хезмәте күрсәтү өчен хокуксыз акча алганда, үз иминият компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев