Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Кайнар линия” ачылды

    Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында егетләргә хокукый яклау күрсәтү һәм аларның хокукларын тәэмин итүне үтәү максатында "кайнар линия" ачылды, ул 25 майга кадәр эшләячәк.

    ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республиканың хәрби комиссариат вәкилләре, ТРның Дәүләт Советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасының хокукый мәсьәләләр һәм төбәк буенча үзара элемтә комиссиясе һәм яшь юристлар союзы әгъзалары төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр. Консультацияләр 8(843)236-40-17, 236-40-98, 236-40-62 телефоннары буенча биреләчәк.
    Хәзерге вакытта язгы чакыру кампаниясе дәвам итә, армия сафларын 113 чистайлы тулыландырачак. Армиягә чакырылучыларның төп өлешен урта техник, югары белемле егетләр тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә 21 кеше инде армиягә киткән. Барысына да уңышлы хезмәт, яхшы, гадел командирлар һәм ышанычлы дуслар юлдаш булсын.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: