Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбер машина йөртүчеләр ашыгыч ярдәм машинасына юл бирергә ашыкмадылар

«Махсус транспортка юл бир» дигән кисәтү чарасы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан даими үткәрелә.

Ул хәрәкәт иткәндә ашыгыч хезмәтләр машиналарына өстенлек бирмәү белән бәйле бозуларны кисәтүгә юнәлгән. Бу атнада махсус рейд ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән бергә оештырылды. Ашыгыч медицина ярдәме машинасының борчулы чакыру буенча соңга калуы кайвакыт чын мәгънәсендә үлемгә тиң.
Ашыгыч ярдәм машинасы кабызылган ялт-йолт итүче маячоклар һәм махсус та­выш сигналлары белән шә­һәр урамнары буйлап хәрә­кәт итте, аның артыннан юл-патруль хезмәтенең патруль экипажы барды. Видео яздыру алып барылды. Бер сәгать эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен тулысынча үтәмәгән дүрт очрак ачыкланды. Алар ашыгыч ярдәм машинасына юл бирергә тиеш иделәр.
Юл-транспорт хезмәте хез­мәткәрләре туктаткан машина йөртүчеләр арасында маршрут автобусын йөртүче дә бар иде. Инспектор үзе белән таныштырганнан соң, аңа нинди кагыйдәне бозганын аңлатты һәм гамәлдә булган кагыйдәләр турында исенә төшерде, шулай ук аның хокуклары һәм вазифалары белән таныштырды. Әлбәттә, һәр машина йөртүче үзенең хаклы булуын һәм таләпләрне үтәвен белдерде. Әлегә беркетмәләр генә төзелде, соңгы карарны ДАИ хезмәте начальнигы кабул итәчәк.
- Шундый кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылык: 500 сум күләмендә штраф яки 1 айдан 3 айга кадәрге срокка идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган, - дип ассызыклый ЮХИДИ бүлеге инспекторы Владислав Воляков. - Кабызылган зәңгәр төстәге ялт-йолт итүче маяк белән хәрәкәт итүче ашыгыч ярдәм хезмәтләре транспорты якынлашканда узып баручы машина йөртүчеләр юл бирергә тиешләр, аны узып китү дә тыела. Шулай ук машина йөртүче басып торган махсус транспортка якынлашканда кирәк булган очракта шунда ук машинаны туктатырга мөмкин булсын өчен тизлекне киметергә мәҗбүр.
Ярый әле, бу махсус рейд кына иде, ә ашыгыч ярдәм кемгәдер чакыру буенча ашыккан булса?
- Ашыгыч ярдәм машинасы урам буйлап барса, димәк, кем беләндер бәла килеп чыккан. Әгәр ашыгыч ярдәм машинасы юлында киртәләр дә булса, кадерле минутлар, секундлар югала, - дип билгеләп үтә ашыгыч медицина станциясе мөдире Салих Арабов. - Аның күрсәтелгән адрес буенча никадәр тизрәк килеп җитүенә кемнеңдер гомере, сәламәтлеге бәйле. Бәлки, ул юл-транспорт вакыйгасы урынына яисә, киресенчә, авыр хәлдәгене стационарга китерергә ашыгадыр. Аның сезнең якын кешегез, дустыгыз, танышыгыз булуы ихтимал, кызганыч, һәркем белән күңелсезлек килеп чыгарга мөмкин.
Кабызылган зәңгәр төстә­ге ялт-йолт итүче маяк белән хәрәкәт итүче махсус транспортка юл биргәндә сез зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү өчен вакытны киметергә ярдәм итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай ярдәм машинасы