Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбер бюджет оешмалары хезмәтне махсус бәяләү үткәрмәгәннәр

Барлык оешмалар һәм предприятиеләр хезмәтне махсус бәяләү үткәрергә тиешләр, моны киләсе елның 1 гыйнварына кадәр эшләргә кирәк.

 Бу турыда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Виктор Шурыгин тематик киңәшмәдә хәбәр итте, ул башлык Дмитрий Иванов җитәкчелегендә үтте.
Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – районның бюджет оешмаларында хезмәтне махсус бәяләү үткәрү.
– Кызганычка каршы, барлык оешмаларда да әлеге мәҗбүри процедура 100 процентка үтәлмәгән. Бу борчу тудыра. Мәсәлән, мәгариф тармагында хезмәтне махсус бәяләү бары 25 процентка гына үтәлгән. Процедураны төгәлләү өчен 1 миллион сумга якын күләмдә финанслау кирәк. Ә менә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә бу юнәлештә эш төгәлләнү стадиясендә тора, – диде Виктор Евгеньевич.
Башлыкның беренче урынбасары эш бирүче хезмәт килешүендә хезмәткәр белән эш урынында СОУТ нәтиҗәләре нигезендә хезмәт шартларын күрсәтергә мәҗбүр дип билгеләп үтте. Әлеге мәгълүматларның булмавы контроль-күзәтчелек органнарының административ тәэсир итү чаралары өчен нигез булып тора. Хезмәтне махсус бәяләүне үткәрмәгән өчен зур штрафлар яный.
Чистайда район башкарма комитеты каршында хезмәтне саклау буенча координация советы эшли. Аның әгъзалары даими нигездә барлык милек формасында оешмалар җитәкчеләре белән эш алып баралар.
– Даими рәвештә урынга барып тикшерүләр оештырыла. Хезмәтне махсус бәяләү булмаган очракта билгеләнгән срокта аны үтәү буенча тәкъдимнәр белән беркетмә төзелә. Моннан тыш, төрле киңәшмәләрдә көн тәртибенә мәҗбүри рәвештә әлеге тема кертелә, – диде Виктор Шурыгин.
Киңәшмә азагында башлык Дмитрий Иванов хезмәтне махсус бәяләү үткәрмәгән барлык ведомстволар җитәкчеләренең төп бурычы итеп әлеге процедураны агымдагы елның 1 ноябренә кадәр төгәлләүне билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X