Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карповлар гаиләсенең ышанычлы причалы

Ирле-хатынлы Карповлар бу көннәрдә алтын туйларын билгеләп уздылар. Ярты гасыр алар авырлыкларны җиңеп яшәгән һәм һәр көнгә чын күңелдән сөенеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар.

Маргарита Петровна сүзләренә караганда, беренче күрүендә ул егеткә хәтта игътибар да итми, ә менә егет озын толымлы кызга шунда ук күз "төшерә" һәм артка чигенергә уйламый да. Әмма тиздән кызның да аны ошата башлавын сизеп ала. Әлеге гаҗәеп матур гашыйклар пары кичләрен биюләр вакытында вальста ничек әйләнә?! Маргарита Петровна үзе чыгышы белән Пермьнән, аны "Генерал Крисанов" дигән туристик теплоходка пешекче итеп җибәрәләр. Иван шулай ук яшь белгеч була, 5 нче елга училищесын тәмамлаганнан соң шул ук суднода рулевой булып эшли. Май аенда танышалар, ә навигация тәмамланганнан соң өйләнешергә булалар. Менә шулай Маргарита Чистайга килә, "Кыз туганнарым булмады, шуңа күрә үз шәһәремә алып кайтырга уйладым, - дип шаярта Иван Сергеевич хатынына елмаеп карап. Тыйнак кына язылыштык, хәер, тантаналы вакыйганы бик якын кешеләребез белән генә билгеләп үттек." Бер-берсен сөйгән ярлар өчен бу мөһим микән? Хәер, балдаклар белән дә алар соңрак алыша. Гаилә башлыгы үзе 52 ел елга флотында эшли, шуларның 25 елын "Витера" теплоходында капитан була. Озак еллар фидакарь хезмәте, һөнәри сыйфатлары, сайлаган эшенә тугры булганы өчен бик күп мактауларга лаек була. Елга техникумында, шуннан соң Горький су транспорты институтында белем ала, хезмәт баскычы буйлап күтәрелә. Ә тормыш иптәшенең исәбендә - 20дән артыграк навигация. Әлбәттә, кызлары белән уллары шулай ук елга киңлекләрен яраталар. Алар еш кына әти-әниләре белән рейска йөзәргә чыга торган булганнар.
Иван Сергеевич олы уллары Сергейның аерым ашкыну күрсәтүен искә төшерә. Инде дүрт яшендә үк ул үзен капитан итеп күз алдына китереп, руль артына баса. Карповларның гаилә альбомында күп белергә теләгән малайны штурвал артында төшергән рәсемнәр сак­лана. Иван Сергеевич үзе фотога төшерә, шуңа күрә өй архивында кыйммәтле фоторәсемнәр шактый. Еллар узу белән улларының икесе дә, Сергей да, Алексей да елгачы һөнәрен сайлыйлар, әти-әниләре эшен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта алар инде үзләре капитаннар, хәер, күркәм гадәтне өч оныклары да дәвам иткәннәр. Тулы бер династия барлыкка килгән. Әти, бабай өчен бу горурлык түгелмени?! Алтын туй көнендә армиядән Артем кайта (өлгерә бит), бу әбисе һәм бабасы өчен бик зур бүләк. Бәхеткә, барлык балалары урнашкан, туган шәһәрдә яшиләр. Бер-бер артлы дөньяга оныкчыклар килә, шуларның иң олысы, Настенька, бу көнне аларда кунакта иде. Якын кешеләрнең даими кайгыртуын, яратуын сизү үзе үк бәхет. Безнең тормышыбызда чын кыйммәтләр бар һәм шуларның берсе гаилә. Безгә гаилә гадәтләре, йолалары, туганлык җепләре кадерле. Нәкъ менә ата-аналар булган барлык яхшылыкны үз балаларына бирергә омтылалар, кечкенәдән үк аларда мәрхәмәтлелек орлыклары салалар, кешеләрдә аеруча хөрмәт ителә торган сыйфатлар тәрбиялиләр. Менә Иван Сергеевич һәм Маргарита Петровна кызларына да үзләре белгәннәрнең барысын өйрәтергә тырышалар. Иван Петрович ремонт, төзү-бизәкләү эшләрен үзе башкара, хәзер уллары осталыкта аны уздыралар. Әтисенә балалары белән горурлану өчен бу тагын бер сәбәп.
-Никахлашырга уйлаганнарга сез нәрсә теләр идегез?
-Сәламәтлек, бер-береңә юл куя һәм гафу итә белү, - ди Маргарита Петровна. - Безнең кебек бәхетле тормышта яшәүләрен телим.
-Һәм, әлбәттә, балалар үстерсеннәр, бер-берсенә терәк булсыннар. Без бит бервакытта да талашмадык, - дип өсти Иван Сергеевич. - Гаилә ныклыгы нигезләре - аңлашучанлык, бер-береңнең кызыксынуларына ихтирам белән карау, эш сөючәнлек. Капитан үзенең тугры ярдәмчесе белән су асты агымының чын белгечләре булып чыктылар, аларның корабы кырыс чынбарлык кыяларына бәрелеп челпәрәмә килмәгән. Балалары, оныклары, оныкчыклары һәрвакыт уңайлы фатирда ышанычлы терәк табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев