Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Карлы кышка әзерләр

    Соңгы елларда карның күп явуы җитди проблемага әверелде, аны чистартуда авырлыклар барлыкка килде.Шуңа күрә муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов инициативасы буенча шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләрдә һәм оешмаларда кардан чистарту техникасын карау үткәрелә. Кышкы шартларда автомобильләрнең һәм механизмнарның эшкә әзерлеге тикшерелә.

    Дүшәмбе көнне шундый чара "Торак комплекс" ИКдә дә узды. Идарәче компаниянең базасына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р. Миңголов килделәр, алар техниканың әзерлеген тикшерделәр. Сүз уңаенда, предприятиенең бөтен техникасы инде көз башында ук әзер иде. Түбәләрне кардан һәм боздан чистарту өчен өч автокүтәргеч җәлеп ителгән. Дүрт трактор һәм дүрт үзбушаткычтан кала, Чистай урамнарыннан карны шулай ук кече механизация чаралары чис­тартачаклар. Инде булган өч "Патриот" шнекороторына, ә алар 4-5 урам себерүченең эшен алыштыралар, өстәмә рәвештә тагын дүрт сатып алынган. Шулай ук быел чүмечле торактор һәм "УАЗ" машинасы сатып алганнар, ул авария хезмәтендә җәлеп ителәчәк.
    Моннан тыш, бензогенераторлар, мотопомплар, бензокискечләр, агач ботаклары кискече, эретеп ябыштыру агрегатлары сатып алынган. Кеше ресурсы да мөһим. Хезмәт күрсәтүче дүрт торак оешмада 140тан артыграк урам себерүче исәпләнә, алар ишегалларында һәм урамнарда чисталык, тәртип тәэмин итәләр. Торакчылар шулай ук 300 мең сумга эш кораллары - көрәкләр, кыргычлар сатып алганнар.
    Д. Иванов һәм Р. Миңголов кардан чистартучы техниканы карап, предприятиенең югары әзерлеген билгеләп үттеләр, коллектив белән төрле проблемалар турында сөйләштеләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа
      Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      50
      0
      1
    • 24 май 2018 - 16:56
      Иң яхшы укучылар бүләкләр алдылар «Чистай» мәдәни үзәгендә укучылар, укытучылар, ата-аналар Бөтенроссия олимпиадасында ирешкән уңышлары өчен иң яхшы укучыларны котлау тантанасына җыелдылар.
      51
      0
      1
    • 24 май 2018 - 16:52
      Газета шулай туа Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.
      50
      0
      1
    Ночной режим