Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каргалы гимназиясендә өч яңа кабинет ачтылар

30 мәктәбе ишекләрен ачты. Барлыгы яңа уку елында муниципаль районда 8 меңгә якын укучы белем алачак. Шуларның 910сы парта артына беренче тапкыр утырдылар. Тантаналы линейкалар быел урамда уздылар - һава торышы әйбәт булды.

Каргалы гимназиясе иртәдән үк гөрләп торды. Белем көнендә биредә мәртәбәле ку­нак­ларны каршыладылар. Яңа уку елы бе­лән укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын котларга дип район башлыгы Дмит­рий Иванов, мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, Әлмәт район нефтьүткәргеч идарәсе начальнигы Азат Гареев, опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге начальнигы Зөлфия Мөсәвирова килделәр.
Тантаналы линейканы үзенең сәламләү сүзе белән гимназия директоры Гөлия Дәүләтшина ачып җибәрде. Ул яңа уку елы белән котлады, уку йорты коллективына рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Укучыларны һәм аларның әти-әниләрен сәламләде, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Аеруча хисләр белән ул беренче сыйныфка баручыларга мөрәҗәгать итте.
- Кадерлеләребез, сезнең өчен бүгенгесе көн - олы тормышка беренче адым, киләчәгегезгә беренче кертем. Сез «мәктәп тормышы» дигән ерак, әмма бик кызык һәм мавыктыргыч юл башында торасыз. Ул уңышлы булсын!
Каргалы гимназиясендә 160 бала укый. Гимназистлар рәтен быел 12 укучы тулыландырды. Уку йорты муниципаль район мәктәпләре арасында өченче урын алып тора. Быел гимназия хаклы рәвештә «Чистай районының иң яхшы мәктәбе» күчмә кубогына лаек булды.
- Гимназиянең укытучылар составы көчле. Нәкъ менә укытучылар ярдәме белән балалар иң югары дәрәҗәдә белем алалар, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Дмитрий Иванов. - Бүген барыбыз өчен дә, аеруча беренче сыйныфка баручылар өчен зур бәйрәм. Иманым камил, аларны якты киләчәк көтә һәм әлеге мәктәптә лаеклы белем алырлар.
Әлеге уку елыннан башлап гимназистлар химия, математика һәм физика фәннәрен заманча таләпләр буенча комплектланган һәм җиһазландырылган өр-яңа кабинетларда өйрәнәчәкләр. Шундый искиткеч бүләкне уку йортына «Мәктәп белеменең 2017-2019 елларга үсеше» корпоратив хәйрия программасы кысаларында Транснефть компаниясе ясады. Белем көнендә әлеге кабинетларны тантаналы ачу булды. Аларда җиһазлар, лаборатор һәм интерактив җайланмалар һәм башка әйберләр дә яңа.
- Балалар, белегез, болар барысы да сезнең өчен ясалган. Сез туган мәктәбегездә уңайлы шартларда лаеклы белемнәр алсын, бирегә теләк белән килсен өчен. Исегездә тотыгыз, мәктәп - киләчәк тормышыгызның нигезе, - дип мөрәҗәгать итте Әлмәт район нефтьүткәргеч идарәсе начальнигы Азат Гареев. Гимназия директоры барлык укучылар һәм педагогик коллектив исеменнән Транснефть оешмасына рәхмәт белдерде. Ә башлык Дмитрий Иванов Азат Гареевка Рәхмәт хаты тапшырды.
- Яңа уку елына шундый бүләк өчен социаль партнерыбызга рәхмәт. Әлеге кабинетларда шөгыльләнү укучыларга яңа ачышлар ясарга һәм укуда зур уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам, - дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Барлык котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Тантаналы линейканың иң мөһим мизгеле җитте - белем һәм ачышлар тулы гаҗәеп мәктәп дөньясына чакырып кыңгырау яңгырый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай