Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратэчылар үзләренең корыч холкын күрсәттеләр!

Балалар һәм яшьләр иҗат йорты спортчылары зур уңышлар белән кайттылар.

Яшь каратэчылар – өстәмә белем бирү педагогы Радик Халеевта тәрбияләнүчеләр – төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясыйлар, ә менә «Корыч холык» киокусинкай ачык конкурсында беренче тапкыр катнаштылар.

Бу 8-11 яшьлек иң кечкенә спортчылар өчен махсус ярышлар. Алар республика киокусинкай федерациясе тарафыннан «Кемпо» спорт клубы белән берлектә оештырылды. Татарстанлылардан кала, конкурс­та Марий Эл, Чувашстан рес­публикаларыннан балалар да үзләренең корыч холкын күрсәттеләр.

13 Чистай спортчысының 8е мактау пьедесталына кадәр барып җитте. Аның иң югары, беренче баскычына Кәрим Фәйзрахманов һәм Тимур Халеев күтәрелде.

Көмеш медальне Дмитрий Игнатьев яулады, ә бронза Азамат Гайнуллинга, Кәрим Мос­тафинга, Сергей Игнатьевка, Тимерхан Хамматгалиевка һәм Камил Садретдиновка бирелде. Афәрин!

Остазның сүзләренә караганда, бу бүләкләр, якты тәэсирләр балалар өчен чын бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев