Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кара пантералар» командасы Сочидан бронза белән кайтты

Боз спорт сараенда А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубы ярышларының бронза призерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Республика этабында җиңүче булып, «Кара пантералар» командасы Сочи шәһәрендә булып узган әлеге дәрәҗәле ярышлар финалында Татарстанның данын яклау хокукы алды. Һәм анда ул лаеклы чыгыш ясады! Якташларын лаеклы уңышлары белән муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов котлады, ул хоккейчыларның һәм аларның остазы Антон Даниловның күп көч һәм хезмәт куюларын билгеләп үтте. Алар хөрмәтенә спорт бүлеге начальнигы Эмиль Җаббаров һәм әти-әниләре тарафыннан матур теләкләр яңгырады.
Шулай итеп, безнең команда бронза яулады! Кечкенә шәһәрдән килгән команда өченче урынга көрәштә Мәскәүдән килгән яшьтәшләреннән уенны җиңде. Беренче урында - Владивостоктан команда, икенчесендә - Новокузнецкидан спортчылар. Сүз уңаенда, Чистай егетләренең тренеры шушы шәһәрдән.
- Мин җиде яшьтән башлап, хоккей уйный башладым, - ди Антон Данилов. - Барысы да ишегалдындагы хоккей тартмаларыннан башланды, көчле мавыгу белән уйнадым. Шуннан соң әти-әнием «Металлург» олимпия резервындагы мәктәпкә бирделәр. Профессиональ үсеш шуннан башланды. Россия беренчелекләрендә командалар составында даими катнаштым, профессиональ дәрәҗәдә уйнадым. Мин Самара педагогия институтының спорт факультетын тәмамладым.
- Ә сез Чистайга ничек килдегез?
- Мине авыр тез имгәнүеннән соң, үзенә күрә тернәкләнү үтү өчен ике туган абыем, футбол буенча тренер чакырды. Кызганычка каршы, имгәнү авыр булып чыкты, бу тренер эшенә китәргә дигән карарыма йогынты ясады. Һәм миңа Боз спорт сараенда хоккей буенча мастер-класслар үткәрергә, ә соңрак тренер вазифасын тәкъдим иттеләр. Шулай биредә калдым да, өченче ел бара инде. Үз карарыма үкенмим.
Әгәр элек команданың исеме «Чистай» булса, ике ел элек без егетләр белән «Кара пантералар» буларак чыгыш ясарга уйладык.
2014 елда чистайлылар шулай ук Бөтенроссия ярышларында катнаштылар һәм дүртенче нәтиҗәгә ирештеләр. Ике елдан соң шушы дәрәҗәле ярышларда алар инде мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр. Безнең хоккейчыларыбыз осталыкларын сизелерлек арттырдылар, бу аеруча сөендерә, алар хәзер лаеклы көндәшләр!
- Мин 9 ел инде хоккей уйныйм, - ди Кирилл Архипов. - Шуның якынча өч елын безнең белән Антон Николаевич шөгыльләнә. Ул менә дигән тренер, безнең һәрберебез өчен борчыла! Без шундый тренерыбыз булуына шатбыз! Ярышлар бик кызык булды, бәлки, бер дәрәҗәдәге командалар уйнагангадыр!
Егетләр һәм аларның остазлары үзләренә ышанганнарның, көч биреп торганнарның барысына да рәхмәтле. Беренче чиратта, болар спортчыларның әти-әниләре. 2001 елгы егетләр, нәкъ менә алар команда составына керделәр, котлаулар һәм лаеклы бүләкләр кабул итсәләр, иң кечкенә хоккейчылар бүләкләү тантанасын сокланып күзәттеләр. Мөгаен, алар уйларында үзләрен бу урында күз алдына китергәннәрдер.
- Минем улыма алты яшь ярым, - ди Татьяна Кукарина. Ул инде икенче елын хоккей белән шөгыльләнә. Бүген ул иптәше Захар Белов белән тантана сәбәпчеләрен сокланып күзәтте! Алар белән шулай ук Антон Данилов шөгыльләнә, балалар аны бик яраталар. Без шәһәребездә Боз спорт сараеның төзелүенә һәм безнең малайларыбызның хоккей уйнарга мөмкинлеге булуына шатбыз.
Әлеге спорт төренең актив үсеш алуы сөендерә. «Алтын алка» турниры тарихында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган команданың беренче тапкыр призер булуын әйтү дә җитә. Һәм аның Чистай командасы булуы аеруча сөенечле!
Абруйлы фикер
Эмиль Җаббаров, муниципаль район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы:
-Безнең республикада хоккей өстенлекле спорт төрләренең берсе булып тора, аның үсешенә зур игътибар бирелә. «Кара пантералар» командасының уңышка ирешүендә - егетләрнең, шулай ук Боз спорт сарае коллективының, ата-аналарның өлеше зур. Булдырдыгыз!
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Чистай хәбәрләре Кара пантералар Безнекеләрне бел