Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кара диңгез Атлантидасы эзләре буйлап

    Кешелек дөньясы тарихында серле күренешләр бик күп һәм шуларның берсе: Керчь ярлары буенда Кырым Атлантидасы булганмы?

    Җавап бер – әйе. Моны Кырымда булган теләсә кайсы турист, шул исәптән чистайлы Валерий Салеев та раслый ала. Яшь кеше Рус география җәмгыятенең фәнни экспедициясендә катнаша.
    Рус география җәмгыятенең «Акра –Боспорның борынгы шәһәре» дигән 

    Рус география җәмгыятенең «Акра –Боспорның борынгы шәһәре» дигән археологик экспедициясе 1 июльдә башланып китте һәм ай азагына кадәр дәвам итәчәк. Кайчандыр Керчь бугазы ярлары буенда басып торган борынгы шәһәргә безнең эрага кадәр VI гасыр азагында нигез салынган. Үзенең меңьеллык тарихында ул географик урнашу урыны сәбәпле, берничә тапкыр табигать бәла–казаларыннан зыян күргән, ә хәзер урамнар, йортлар һәм Акра диварлары су астында калган. Бары көнбатыш участогы гына әлеге йогынтыларга бирешмәгән.
    – Бу иң күләмле һәм өйрәнелмәгән тарих. Шәһәрнең юкка чыгу сере һаман да билгеле түгел һәм үзендә бик күп серләр саклый. Рус география җәмгыяте әгъзалары кызык­лы табылдыкларны яктырту өчен волонтерлар белән бергә су асты экспедицияләрендә беренчегә генә катнашмыйлар. Мин тәҗрибәле водолаз буларак экспедициядә катнашуыма шатмын, – дип билгеләп үтте Валерий Салеев. – Шәһәрне тикшерү су астында да, җирдә дә үтә. Безнең команда ун кешедән тора. Әлегә гомуми көч белән без шәһәрнең ныгытмаларын эзләп таптык, аның диварлары һәм корылмалары балчыктан эшләнгән. Моннан тыш, керамика кисәкләре дә табылды, бу кешеләрнең биредә шактый озак вакыт яшәвен раслый.
    Әлбәттә, борынгы заманалардан бирле күп нәрсә үзгәргән, бу районда диңгез биеклеге уртача дүрт метрга килә. Кара диңгез Атлантидасы җиде метр биеклектә урнашкан. Анда әле дә грек корабларының борынгы якорьларын табарга мөмкин.
    – Тирәнлек зур булмаса да, авырлыклар килеп чыга. Диңгез дулкыннары проблемалар тудыра: болганчык су, күз күреме начар. Шундый тирәнлектә җилнең көчәюе дә зур әһәмияткә ия – су асты археологиясе өчен җитди кыенлыклар тудыра, – ди Валерий.
    Көн саен водолазлар уникаль археологик табылдыклар табу өмете белән су астына киткән шәһәрне тикшерәләр. Акра – археологлар өчен чын мәгънәсендә хәзинә. Җир өстендә меңнәрчә еллар саклана алмаган әйберләр диңгез суында яхшы сакланганнар. Болар – кирмән корылмаларының агач нигезләре. Шәһәрнең таш дивары да яхшы сак­ланган, йортлар һәм урамнар яхшы күренә.
    – Озак вакыт галимнәр Акраның кайда булуын билгели алмадылар. Беркем дә шәһәрнең су астында яшеренгәнен белмәде. Иң элек тикшерүчеләр борынгы заманнардагы берничә әйберне таптылар, шуннан соң очраклы рәвештә 80нче елларда шәһәр үзе дә табылды, – дип уртаклашты безнең белән әңгәмәдәшебез. – Кызганычка каршы, безгә кадәр барлык артефактлар да саклана алмаган, чөнки күп нәрсә «кара археологлар» тарафыннан урланган. Эш шунда, берникадәр вакыт, финанслау булмау сәбәпле, эзләнүләр туктатылып торды. Шул вакытта «кара археолог­лар» борынгы тарихи әйберләрне явызларча урлый башладылар.
    Бәхеткә каршы, су асты археологлары өчен эш күп калды әле. Бу юлы фәнни экспедициянең планында борынгы шәһәрне өйрәнүне фәнни тикшеренүләрнең яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә чыгару. Галимнәр шәһәр төзелеше характеры һәм аны фортификацияләү турында яңа мәгълүматлар тупларга планлаштыралар.
    – Уникаль әйберләрне тапканда нинди тәэсирләр кичерүебезне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Үз кулларың белән меңьеллык тарихка кагыласың, аны өйрәнәсең, бу үзе гаҗәп түгелмени? Өстәвенә, экспедициядә катнашу – тәҗрибә уртаклашу, шулай ук тарих белән мавыккан тәҗрибәлерәк эзләнүчеләр белән танышу мөмкинлеге, – ди Валерий.
    Хәзер Рус география җәмгыяте экспедициясе әгъзаларының кызу чоры. Яхшы һава торышы урнашкан, димәк, алда әле бик күп археологик ачышлар көтә. Киләчәктә Акра шәһәрен су астындагы музейга әйләндерергә планлаштыралар. Бәлки, кайчан да булса борынгы һәйкәлләрне күрү бәхете безгә дә насыйп булыр.

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: