Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Капиталь ремонт, ФАПлар төзү һәм күп кенә башкалар турында

Якшәмбе көнне республика хөкүмәтендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеобрифингта күп фатирлы торак йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, "Чиста су" программасын тәэмин итү, күп фатирлы йортларда ике контурлы казаннар кую мәсьәләләре тикшерелде.

Капиталь ремонт программасы буенча 849 йорт яңартылды, сүз уңаенда, федераль һәм республика бюджетыннан 2 миллиард сумга якын акча финансланды, ә эшләр 2,2 миллиард сумлык башкарылды. Чистай муниципаль районы буенча башкарылган эшләр күләме планлаштырылганның бары 11 процентын гына тәшкил итә. Гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау башланды, мәктәпләрне ремонтлау графигы билгеләнде. Соңгы кыңгырау узганнан соң капиталь ремонт буенча эшләр активлашырга тиеш.
Шулай ук авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын төзү буенча эшләр җәелдерелә. Чистай районында якын арада Олы Талкыш авылында фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Республикада язгы чәчү тәмамланды: сабан культуралары 1,6 миллион гектарда чәчелгән, ә уҗым культуралары 160 мең гектар мәйданда яңадан чәчелгән. Хәзер барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дымны саклау аеруча мөһим, биредә шытымга кадәрге һәм шытып чыкканнан соң тырмалау ярдәм итәчәк. Терлек азыгы әзерләү башлана, республикада хәзер ярты елга азык запасы бар. Бу беренче тапкыр файдаланмый торган җирләрне чиста пар җиренә калдыру мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев