Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кантемиров дивизиясендә очрашу

    Гадәткә кергәнчә, Чистай районы делегациясе ел саен Кантемиров дивизиясендә хезмәт итүче якташ солдатларыбыз янына барып, хәлләрен белә.

     

    Бүгенге көндә анда 28 чистайлы хезмәт итә. Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендәге делегация Наро-Фоминск шәһәр округы көнендә якташларыбыз янына кунакка барды.

    – Егетләр, сезгә лаеклы хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген сезнең турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Уңышлы хезмәт итегез, без сезне көтәбез! – дип якташ солдатларыбызга мөрәҗәгать итте Михаил Иванович.

    Наро-Фоминск һәм Чистай 2012 елдан бирле тугандаш шәһәрләр булып торалар. Шушы вакыт эчендә Чистай районы һәм Наро-Фоминскида урнашкан Кантемиров гвардия танк дивизиясе арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Төзелгән ике яклы килешү буенча безнең районнан егетләр әлеге элиталы дивизиягә максатчан хәрби хезмәт үтү өчен чакырыла башладылар.

    Солдатларыбыз өчен Татар ашлары көне үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Хәрби хезмәт үтүчеләрне полкларның берсендә урнашкан ашханәгә җыйдылар, татлы татар ризыклары – чәк-чәк, бавырсак, кош теле белән сыйладылар. Табынны самавыр, татар милли бизәкләре төшерелгән савыт-саба бизәде.

    – Бүген «Бердәмлектә – көч» дигән канатлы сүзләр актуальләшә бара. Чыннан да, безнең очрашу данлы хәрби тарихыбызда да, бүгенге хезмәт казанышларыбызда да, шәһәр һәм районнарыбызны яхшырак һәм матуррак итәргә теләвебездә дә бердәм булуыбызны раслады. Чистайлылар Наро-Фоминск шәһәр округында яшәүчеләргә тыныч күк йөзе, чәчәк атуны һәм игелек теләделәр. Мин бу теләкләргә кушылам, якташларымны да, кунакларны да, вакыт белән сыналган дуслык ныгый гына барачак дип ышандырасым килә, – ди Наро-Фоминск шәһәр округы башлыгы Роман Шамнэ.

    Якташлар алдында кеше хокуклары буенча җәмәгать вәкиле Геннадий Осипов һәм милиция полковнигы, Әфганстандагы сугыш ветераны, Чистай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгыш ясадылар.

    Чәй эчкәннән соң солдатлар туган йортлары, якыннары һәм дуслары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә делегатлар егетләргә шәһәр яңалыкларын сөйләделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: