Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камилә менә дигән әйдаман дип танылды

3 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Камилә Мифтахова "Менә дигән әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.

Анда барлыгы 12 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Конкурсантларны сәламләп, мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин кече сыйныф укучылары арасында актив эш алып барган отряд әйдаманнары эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады. Алар - төрле иҗади башлангычларда инициаторлар, малайлар һәм кызлар арасында дәрәҗәләре зур. Энергияле, хәрәкәтчән, булдыклы. Хәер, әлеге чараның бурычы лидерларны ачыклау, стимуллаштыру, әйдаман, педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, "Отряд әйдаманына ярдәмгә" дигән мәгълүмати идеяләр банкын булдыру.
Конкурс башланыр алдыннан без ике сөйкемле кыз белән таныштык, алар балалар белән эшләүләре турында бик теләп сөйләделәр. Югары Кондрата мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Раиса Охотникова ­1 нче сыйныф укучылары белән шөгыльләнә. Тәнәфесләр вакытында әйдаман алар өчен күңелле уеннар, хәтта кыска вакытлы дискотекалар үткәрә. Шунысы кызык, ди әйдаман, малайлар үз сыйныфташларын вальска теләп чакыралар. Өлкән сыйныф укучылары арасында бу сирәк күзәтелә, кызганыч. Алга китеп шуны әйтәсе килә, Раиса конкурс лауреаты дип танылды, ә безнең икенче әңгәмәдәшебез 6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Диана Секанкина актив катнашканы өчен билгеләп үтелде. Ул үз карамагына алган балалар, шулай ук 1 нче сыйныф укучылары өчен чын дус, аларны бик ярата. Һәм балалар да, күрәсең, аңа шундый ук мөнәсәбәттә. Диана педагог-оештыручыга бәйрәмнәргә сценарийләр әзерләүдә ярдәм итә, балалар белән камырдан сыннар ясау, сыйныф бүлмәсендә гөлләр үстерү белән шөгыльләнә. Дәресләр арасында үзенең тиктормаслары янына еш кереп чыга.
Катнашучыларга көтеп алынган мактау пьедесталына якынлашу өчен биш биремне уңышлы үтәргә кирәк иде. Болар - өй эше-визитка, тәкъдим итү, "Шефлыкка алган сыйныфның почмагын мин ничек күрәм" дигән бизәкләү осталыгы, "Ә син беләсеңме?" дигән танып-белү-интеллектуаль конкурслар, тамашачылар белән уен, педагогик хәлне чишү. Жюри әгъзаларының күз уңыннан кечкенә генә төгәлсезлек тә качып кала алмаганда барлык сынауларны узу җиңел түгел. Әмма кызлар югалып калмадылар һәм аларның күбесе өчен тормышларында беренче булган конкурста лаеклы чыгыш ясадылар. Ә Камилә Мифтахова җиңүче хокукында республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев