Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кабат шефлардан бүләк алдылар

    Балалар йортында тәрбияләнүчеләрдә кунакта кабат шефлар булдылар, һәм, гадәттәгечә, бүләкләр белән. ТР буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов бу юлы балалар белән "Каенкай" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда очрашты, монда алар җәй буе ял итәләр.

    Республиканың баш автоинспекторы егетләр, кызлар һәм аларның педагог­лары белән даими очраша, социаль-көнкүреш шартлары, укулары, яллары белән кызыксына. Аның күз алдында коллектив билгеләгән мәсьәләләр тора, аларның күбесе уңай хәл ителә. Менә бүген дә Рифкат Нургали улы мондый очрашулар даими булыр һәм шефлар киләчәктә дә балалар йортына ярдәм күрсәтергә тырышырлар дип ассызыклады.Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов булышуы, балаларның тормышын якты, кызык итәргә тырышуы өчен кунакка рәхмәт белдерде, ә балаларга бәхетле ял теләде. Зур, җыелма йөзү бассейны һәм дүрт яңа велосипед - соңгы килүдә балаларга менә шуйдый бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр шунда ук үз хуҗаларын таптылар. Иң кечкенәләр велосипедта йөрү теләген белдерделәр, алар бу мизгелне көтеп кенә тордылар. Олыларның кызыксынып карап торулары астында бассейнда йөзәргә теләүче батыр малайлар да табылды. Яшь хуҗалар шатлыгының чиге булмады.
    Тагын дүрт балага (аларның туган көннәре) Рифкат Миңнеханов шәхси бүләкләр тапшырды. Сүз уңаенда, якын көннәрдә туган көнен билгеләүчеләргә бүләкләр тапшыру яхшы традициягә әверелде.
    Бу көнне Рифкат Нургали улын РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Алексей Соколов һәм ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Заиконников озата йөрделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: