Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Йортларны яңарту өчен өлешчә генә тавыш бирделәр

    Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы старт алды. Быел 41 муниципаль районда 811 йортны яңартырга кирәк, Чистай муниципаль районы да читтә калмады. Иң башта программага биш йорт керде, әлеге максатларга 90 миллион сум акча бүлеп бирелде.

    Йортларның берсендә яшәүчеләр кайбер эшләрдән баш тарту сәбәпле, калган акча тагын ике йортка яңадан бүлеп бирелде, шулай итеп, алар программага керде. Ачыкланганча, Циолковский урамы, 3 нче йортта яшәүчеләр баш тартканнар.
    -Безнең йортта 235 фатир, - дип аңлата йорт буенча җаваплы кеше Римма Вәлиева. - Барлык яшәүчеләр дә йортны яңарту өчен тавыш бирделәр, әмма җылыту радиаторларын алмаштыру өлешендә фикерләр бүленде: күпчелек яшәүчеләр батареяларны алмаштыруга каршы чыктылар, җылыту системасын тулысынча юдырту да җитә дип саныйлар. Шулай ук план буенча балконнарны тышлау башкарылырга тиеш иде, әмма яшәүчеләр моңардан да баш тарттылар, чөнки балконнарның күренеше таләпләргә туры килә дип исәплиләр. Биредә яшәүчеләр капиталь ремонт "хап-ремонтка" (алар сүзләре буенча) әверелмәсен дип куркалар.
    Февраль башында "Гранд-строй" фирмасы белгечләре йортны карый башладылар, "йомшак" урыннарны билгеләделәр. Йортны капиталь ремонтлауның төп өлеше булып түбәне яңадан ябу тора. Элек проект буенча ул тигез булган булса, хәзер икескатлы булачак. Стенаны кирпеч өеп үстерү ярыйсы гына бара, аннан соң түбәне монтажлый башлыйлар, хәзер аның өчен агач конструкцияләр әзерлиләр. Шунысы әһәмиятле, йортта яшәүчеләр үзләре капиталь ремонт барышына актив контрольлек итәләр, йорт буенча җаваплы кеше мастер һәм прораб белән бергә аның нечкәлекләрен тикшерәләр.
    Без "Торак комплексы" идарәче компаниясе директоры Фәрваз Ишморатовтан әлеге йорт­ны яңарту буенча фикерен сорадык.
    -Әлеге йортта яшәүчеләрнең кайберләре "күп нәрсә телиләр", әмма без "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында"гы 185 нче Федераль закон нигезендә эшлибез, биредә башкарыла торган эшләрнең номенклатурасы төгәл язылган. Яшәүчеләр эшләрнең яртысыннан артыгыннан баш тартырга җыендылар, әмма алай була алмый, яшәүчеләргә капиталь ремонт кирәкме соң дигән сорау туа. Шулай итеп, йортта җылыту системасы кагыйдәләр таләп иткәнчә тулысынча алыштырылачак. Дөрес, йортта яшәүчеләрнең балконнарны тышларга кирәкми дигән фикерен исәпкә алдык. Үземнең фикеремне белдерәсем килә - балконнарны тышлаганда йорт матуррак күренер иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: