Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Итек басу остасы

Һөнәрчеләребез

 «Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс» – дигән борынгылар. Әйе,бу мәкаль чыннан да үз мәгьнәсенә туры килеп тора.

Авылдашларыбызның тырышлыгы, уңган-булганлыгы күптәннән килгән, ул безгә әби-бабаларыбыздан күчкән. Авыл халкы нинди генә авыр вакытларда да аптырап калмаган. Кулыннан гөлләр түккән. Элек кышлар да бик салкын булган, ә аякка кияргә кирәк. Хәзерге кебек тиз генә кибеттән сатып алып булмый. Шулай да жаен тапканнар – итек басу һөнәрен узләштергәннәр. Әйе, бу хезмәт бик җинелләрдән түгел. Әле бит эш башлау өчен чималы да кирәк. Үзләре үк моның өчен сарыклар да асраганнар. Бу хезмәт каты кул көче һәм сабырлык сорый. Менә өйдә итек басу үзе бер могжиза дисәк тә, ялгыш булмас. Ә бит кечкенә генә өйләрдә, мич казанында йон кайнатулар күбегезнең хәтерендәдер. Шул бер казан ничә төрле эш башкарган. Анда аш та пешкән, сөт тә кайнаган, эчәк тә парланган, йон да кайнатылган.

Миңа итек басу остасы Әнәс абый Гыйльманов белән аралашырга туры килде.

– Авылыбызда уңган кеше ләр – итекчеләр бик күп иде, – дип искә алып санап китте Әнәс абый. – Нурулла абыем Гыйльманов, Мансур Фазуллин, Тәбрис Гафиятуллин, Наил Камалов, Әнвәр Нәбиуллин, Әдһәм Хизбуллин, Мөхлис Хәйбуллин, Фәхриҗамал Хизбуллина, Гыйль ман Камалов.

Итек басу хезмәте авыр булса да, нәтижәсе куандыра иде, чөнки гаиләңнең, бала-чагаларыңның аягында жылы итек булуын күреп, күңел шатлана.

Әле ул итекләрен авылдашларга да, күрше авылларга да алып барып сата торган булган. Әйе, гаиләне туендыру чыганагы да була бу һөнәр. Кулыннан эш килгән кеше хезмәт иткән, тырышкан. Итек басу һөнәренә кемнән өйрәндегез дип сорагач: – Нәселдән бирелгән һөнәрдер. Безнең Камал бабабыз, аннан Камалов Гыйльман бабабыз да итек басучылар булган. Соңрак абыем Нурулла Гыйльманов итек басты. Мин үзем дә бу хезмәтне авырсынмыйча, яратып башкардым, – диде ул олыларча үзенә күрә бер җылылык белән елмаеп.

Әнәс абый бүгенге көндә дә тик тормый, бал кортлары янында сөйләшә-сөйләшә мәш килә. Әнә шулай тормыштан ямь-тәм табып, якыннарына ярдәм итеп яши ул. Аңа исәнлек, күңел тынычлыгы, гел шулай көр күңелле, хәрәкәттә булуын телибез.

Гөлнара Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев