Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Исәпсез кулланган электр энергиясе

    Электр энергиясен исәпсез куллану проблемасы (электр энергиясен урлау) күптән кискен тора.

    Аның тамырлары гражданнарыбызның аңында тирәнтен урнашкан, күпчелек намуссыз гражданнар дәүләтнеке, димәк, беркемнеке дә түгел, файдаланырга мөмкин дип уйлыйлар. Калганнар, бу эшкә катнашы булмаганнар, исә моңа күз йомалар. Әмма бу тармакта шунысы исбатланган: берсе урлый, ә барысы да түлиләр, шул исәптән, сезнең белән без үз акча янчыкларыбыздан. Электр энергетикасы турында сөйләгәндә, күбесе тарифларның артуыннан, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсеннән һәм башка проблемалардан зарланалар. Әмма без артып торуларыннан даими зарланган тарифларның нидән торуын уйламыйбыз да. Ничек кенә сәер тоелмасын - энергетикларның табыш алу теләгеннән генә түгел, ә безнең, шушы электр энергиясен кулланучыларның, бу хәлгә мөнәсәбәтебездән тора. Бу схеманың ничек эшләвен ачыклыйк.

    Электр энергиясен югалту берничә состав өлештән тора: җиһазда техник югалтулар, кулланучыларның чынлыкта кулланган электр энергиясе чыгымнарын киметеп күрсәтү, аны исәпсез куллану. Әмма шуларның иң кискене - электр энергиясен исәпсез куллану, моңа тикшерүләр вакытында энергосистема хезмәткәрләре тап булалар. Электр энергиясен урлау очракларының төп өлеше аны исәпкә алу нокталарын планлы тикшерү вакытында ачыклана.
    Безнең илдә электр энергиясе өчен түләүләрне киметергә теләүчеләр шактый күп. Болар - кайбер фирма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, энергияне күп сарыф итүче җиһаз хуҗалары һәм гади гражданнар. Энергияне урлаучылар үз белдекләре белән электр тапшыру линияләренә тоташалар. Кайберәүләр тагын да үткенрәк булып чыгалар: исәпләү приборларына баручы төп линиядән тармак ясыйлар, йорт түбәләрендә һәм төрле корылмаларда төрле җайланмалар ясыйлар.
    Башкалар исә чынлыкта кул­ланган киловатт-сәгатьләр күрсәткечләрен киметү өчен бе­лә торып исәпләгечләр эше­нә тыгылалар. Бу энергияне югалту дип исәпләнә, аны энер­гия белән тәэмин итүче оеш­ма­лар Россия законнары нигезендә үз акчалары хисабына түләргә тиешләр. Кулланучылар гаебе белән килеп чыккан югалтулар өчен финанс ресурслар яңа линияләр төзүдән, ремонт эшләреннән, хезмәтләр сыйфатын яхшырту буенча эшләрдән алына. Димәк, нәкъ менә закон үтәүче, электр энергиясе өчен вакытында түләп баручы гражданнар урлаудан килгән зыянны каплыйлар.
    Финанс чыгымнардан тыш, энергияне урлау нәтиҗәсендә кулланучылар электр белән тәэмин итүнең түбән сыйфатыннан җәфа чигәләр. Энергия урлаучыларны шушы максатлар өчен яраклашмаган җиһазны челтәргә тоташтыру мәсьәләсе бөтенләй борчымый. Шуның нәтиҗәсе көчәнеш сикерә, кыска ялганыш килеп чыга, кер юу машиналары, телевизор, суыткычлар һәм башка техника сафтан чыга. Электр тапшыру линияләренә үз белдекләре белән тоташу энергия белән тәэмин итүче оешмаларга гына зыян салып калмыйча, янгын чыгу, имгәнүләр алу һәм хәтта электр тогы белән зарарлану сәбәпчесе булырга мөмкин.
    Мәсәлән, 2016 елда Чис­тай район электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контроль тикшерүләр нәтиҗәсендә 100,5 мең кВт/сәгатьлек электр энергиясен исәпкә алмыйча һәм килешүләр төземичә кулланган өчен 19 акт төзелгән.
    Хәзерге вакытта интернетта энергия ресурсларын янга калдыру, аерым алганда ниодим магнитлар турында реклама бихисап. Энергияне урлау һәм тышкы магнит кыры тарафыннан исәпләү приборына тәэсир итү очрагын ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы - «Магнитка каршы пломба» кую. Хәзерге вакытта пломба җайланмалары базарында магнитка сизгер индикатор пломбалары сайлау мөмкинлеге зур, алар нәкъ менә бу проблеманы хәл итү өчен ясалганнар. Чистай район электр челтәре контролерлары 2016 елда магнитка каршы пломбалар куя башладылар, бу эш дәвам итәчәк.
    Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән 442нче номерлы карарының 144, 147нче пунктлары нигезендә исәпләү приборлары энергияне кабул итүче объектларның баланс мөнәсәбәте чигендә куелырга тиешләр. Шуны да билгеләп үтәсе килә, энергияне кабул итүче объектларның баланс мөнәсәбәте чигендә электр исәпләгечләре кую - ул сезнең янгын куркынычсызлыгын арттыру. Иске электр үткәргечләрендә барлыкка ки­лергә мөмкин булган кыска ялганыштан ут чыгу очракла­ры еш була, ә ул чарлак аша үт­сә, тагын да куркынычрак. Электр исәпләгечен баланс мөнәсәбә­те чигендә урнаштыру белән сез үзегезне ут чыгудан саклыйсыз һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен контролерга киртәләрсез язып алырга мөмкинлек бирәсез. Бу исә күрсәткечләрнең дөреслеген вакытында билгеләргә һәм шуның нәтиҗәсендә электр энергиясе өчен түләүләрне ялгыш исәпләү очракларын булдырмаска ярдәм итә.
    «Сетевая компания» ААҖ www.gridcom-rt.ru сайтында исәпләү приборлары кую урыннарына таләпләр урнаштырды.
    Кулланучылар үз электр исәпләгечләренең төзеклеген тикшереп торырга тиешләр, ә сораулар барлыкка килгән яки электр энергиясен исәпсез куллану очраклары ачыкланган очракта, Чистай район электр челтәренә 8(84342) 5-83-30, 9-34-82, 5-86-94 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Үзегезне кызыксындырган барлык сораулар буенча «Сетевая компания» ААҖнең тәүлек әйләнәсендә эшли торган бушлай 8-800-2000-878 телефон номеры буенча шалтыратырга яки «Сетевая компания» ААҖнең сайтында (www.gridcom-rt.ru) «Кире элемтә» сервисына язарга мөмкин. Шулай ук технологик тоташу һәм электр энергиясен исәпләүне оештыру мәсьәләләре буенча кулланучылар белән эшләү пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Мир урамы, 40нчы йорт, бердәм контакт үзәк телефоны 8-800-2000-878.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: