Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исләй авылыннан хат: "Аларны бернинди һава торышы да куркытмый"

Мин Исләй авылында яшим. Үзебезнең җирле газетаны элек-электән яратып укыдым.

Шушы газета аша электр челтәре хезмәт­кәрләренә җылы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Безнең урамыбызда, кайчакта авылда да ут бетү очраклары була. Шунысы шатландыра, ут бетү турында хәбәр итүгә электр челтәреннән бригада килеп тә җитә. Берсеннән-берсе өлгер егетләр багана башларына менеп, тиз арада төзексезлекләрне бетереп тә куялар. Дөресен генә әйткәндә, мин аларга, шундый җаваплы, авыр хезмәтне оста башкаруларына чын күңелдән сокланам. Аларга челләдә, салкында, яңгыр-буранда да багана башларына менәргә, төрле четерекле минутларны да кичерергә туры киләдер. Сынатмыйлар, бар күңелләрен биреп эшлиләр. Шулай ук «Таттелеком» хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгәне бар. Анда да үз эшләренең чын осталары эшли: төрле һава торышы булуга карамастан, төзексезлекләрне бетереп, көйләп куялар. Үз эшләрен белеп, яратып башкарулары, белемле, тәрбияле булулары әллә каян сизелеп тора. Бүгенге заманда халыкка шулай югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәннәре өчен әлеге оешма хезмәткәрләренә ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләре юллыйсым килә. Барысына да исән-сау булып яшәргә, авыр хезмәтләрендә зур уңышларга ирешергә язсын!

Фәүзия БУЛАТОВА, Исләй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев