Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ишегалларны Президент программасы буенча яңарталар

    49 ишегалды заманча төс ала.

    Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» Президент программасы тормышка ашырыла. Аның буенча күп фатирлы йортларның тирә-юне төзекләндерелә. Быел программага 49 ишегалды кергән. Бу узган елгыга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк.

    – 2020 елда әлеге программа буенча шәһәрдә һәм район авылларында 28 ишегалды ремонтланды. Быел объектлар күбрәк. Агымдагы елда төзүчеләр эшкә былтыргыга караганда иртәрәк керештеләр, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.

    Президент программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалларының берсе Энгельс урамы, 84 адресы буенча урнашкан. Ул биш катлы ике йорт өчен уртак, шуңа күрә 86нчы номерлы йортта яшәүчеләр дә тиздән төзекләндерелгән ишегалдында ял итә алачак. Биредә төзелеш эшләре берничә көн дәвам итә. Хәзерге вакытта иске асфальтны, бордюрларны сүтеп алалар, вак таш, ком, гравий китерелә. Биредә эш кайный, яшәүчеләргә техника гөрелдәвен көн саен ишетергә туры килә. Әмма алар түзәләр, чөнки тиздән ишегаллары заманча булачак.

    – Биредә, мөгаен, совет чорыннан бирле ремонт эшләре башкарылмагандыр. Ишегалдыбызның төзекләндереләчәген белгәч, шатландык. Берничә тапкыр проект буенча гомуми фикер алышуга чыктык, уртак фикергә килә алдык. Менә хәзер эшләрнең тәмамлануын көтәбез, бигрәк тә оныкларым зарыгып көтә. Аларның яңа балалар мәйданчыгында тизрәк уйныйсылары килә, – дип сөйли шушы ишегалдындагы күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче ир-ат.

    Заманча, барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган балалар мәйданчыгыннан кала, төзекләндерү проекты юлларны, тротуарларны, парковка зоналарын яңартуны, яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыруны, яктырту системасын алыштыруны күздә тота.

    – Яз көне, кичке вакытта, без агымдагы елга ремонт программасына ишегаллары кергән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштык. Алар белән алга таба төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Без кешеләрнең фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңладык. Мәсәлән, кайдадыр юлны бераз киңәйтергә, кайдадыр машиналар куяр өчен күбрәк урыннар ясарга кирәк. Һәр ишегалдының төзекләндерү проекты йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып төзелде, әлеге программаның асылы да шунда, – дип билгеләп үтте Фәрход Садиков.

    Часовая урамы, 1 һәм В. Ногин урамы, 60нчы йортлар ишегалдында да ремонт эшләренең кызган чагы. Биредә төзүчеләр тротуарларны асфальт җәюгә әзерлиләр: вак ташны тигезлиләр һәм бордюрлар куялар. Без объектка килгәндә, подъездларның берсе тирәсендә яшь эшчеләр эшли иде. Алар – Чистай күппрофильле көллияте студентлары.

    – Каникулларны файдалы үткәрәбез – эшлибез. Җәй ахырына кадәр эшләргә планлаштырабыз. Менә бу объектны тәмамлагач, эшче бригада составында икенчесенә барачакбыз. Хезмәт җиңел булмаса да, без зарланмыйбыз, акча эшлибез. Үз хезмәтебез белән шәһәрне яхшырак һәм матуррак итәргә ярдәм итүебезне аңлау тагын да күңеллерәк, – диләр студентлар.

    Шәһәр һәм районның 200дән артык ишегалдына ремонт таләп ителә. Әмма программа 5 елга исәпләнгәнлектән, бу вакыт эчендә күп фатирлы йортларның яңартуны таләп итә торган ишегалларында барлык эшләрне башкарырга планлаштыралар. Бу максатларга Татарстан хөкүмәте тарафыннан 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта чистайлылар белән очрашуларның берсендә район башлыгы Дмитрий Иванов сөйләде. Быел яңартылачак ишегаллары исемлеген «Безнең ишегалды» Президент программасының рәсми сайтында карарга мөмкин.

     

    Белешмә

    Программа буенча түбәндәге эшләр башкарыла:

    – юлларны һәм тротуарларны төзү яки ремонтлау,

    – эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру,

    – яктырту баганалары урнаштыру яки булганнарын ремонтлау,

    – ком җәелгән мәйданчыкта балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру,

    – каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык булдыру яки яңарту,

    – хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру.

    Җиһазлар тупланмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль сайлап алына.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: