Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирнең асылы шундый була

Үз уйларыма бирелеп барганда каршыма елмаеп килүче таныш йөзләрне күргәч, тукталып калдым. Алардагы кәеф күтәренкелеге, ниндидер рухи җылылык бер мәлгә миңа да күчте сыман. Мөлаем авылдашларым Дания апа һәм Чулпан абый Мостафиннар әнә шулай үзләрендәге күңел матурлыгын, яктылыгын янәшәдәгеләргә дә бүләк итәргә сәләтле, сокландыргыч пар икәненә янә бер кат инандым...

Бу көннәрдә исә Мостафиннар гаиләсендә шатлыклы зур вакыйга - гаилә башлыгы Чулпан абыйга 70 яшь тулган. Хәер, аңа бу яшьне бирмәссең дә әле: төз гәүдәле, егетләрчә җитез хәрәкәтле, бер дә тик торырга яратмый. Улларының төп ярдәмчесе, киңәшчесе ул. Нинди генә сорау туса да, үзләре дә җаваплы хезмәттә эшләүче уллары беренчеләрдән булып әтиләренә мөрәҗәгать итәләр. Ә гомере буе җитәкче урында эшләгән, эш өчен көнен дә, төнен дә кызганмаган әтиләренең улларына бирер киңәшләре бихисап.
Иске Роман авылының зыялы кешеләре Зәки һәм Нургаян Мостафиннар гаиләсендә туган Чулпан абый башта авыл хуҗалыгы техникумын,соңрак авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Яшь белгечне Яшел Үзән районы Олы Карауҗа авылына эшкә җибәрәләр. Эше монда булса да, күңеле туган авылына тартыла. Үзләренә сеңлесе Гөлчәчәк янына килеп йөрүче гүзәл кыз Даниягә гашыйк була ул. Яшь шәфкать туташы да тәкъдимне кире какмый. Чулпан абыйның хыялындагы зәңгәр күлмәкле чибәркәй өнендәге ышанычлы гомер юлдашына әйләнә дә куя. Бәхетле яшь гаилә Карауҗада яши башлый. Әмма 1977 елда әниләре авырап киткәч яшь гаилә ата-ана хакын хаклап Чистайга кайта. Чулпан абый «Сельхозтехника» берләшмәсендә цех начальнигы итеп билгеләнә, соңрак аны производство цехы начальнигы итеп күчерәләр. Эше искиткеч җаваплы, четерекле булса да, ул бервакытта да зарланмый. Алар язын-көзен хуҗалыкларга ярдәм күрсәтә, комбайн-тракторлар ремонтлау, төзекләндерү белән шөгыльләнә.Үзенең кул астында эшләүчеләргә дә игътибарлы, ярдәмчел ул, һәрчак уртак тел таба белә. Аңа «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә. Фидакарьлеге, гаделлеге белән зур ихтирам яулый. «Ул бер вакытта да байлыкка кызыкмады, булганына шөкер итә белде. Эшен дә, гаиләсен дә кайгыртты, балаларга үрнәк әти булды. Ул зур хәрефләр белән язылырга лаек Кеше», - ди горурланып хәләл җефете Дания апа. Ул Чулпан абыйны ярты сүздән аңларга өйрәнгән, аның турында бик яратып, тәмләп сөйли. «Янәшәмдә ышанычлы тор­­мыш иптәшем, тәртипле бала­ла­рым булу белән мин бик бә­хет­ле», - ди ул ихластан сөенеп. Хәер, ул үзе дә уңган-булган, гаилә җылысын кадерләп саклаучы, туган җанлы. Алар ике як туганнары белән дә аралашып, ярдәмләшеп, шатлык борчуларны уртак итеп яшиләр. Өч уллары - Марат, Илдар, Рәфис менә дигән нәсел дәвамчылары. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, һәрберсе эшчән, төпле, булсынга дип тырышучылар. Өчесе дә КДТУның «Восток» филиалын тәмамлаганнар. Олы уллары Марат баш инженер булып эшли. Тормыш иптәше Ләйлә белән сөеп туймастай ике ул Ка­мил белән Рәзилне үстерәләр. Илдарның ремонт-төзү эшләре белән шөгыльләнүче үз предприятиесе бар. Хатыны Алинә белән бик матур яшиләр. Зур кызы Алсуга 16, кечкенәсе Ильвинага өч яшь. Төпчекләре Рәфис тормыш иптәше Ландыш белән икесе дә эшмәкәрләр. Кәрим, Илдан исемле акыллы уллары үсеп килә.
Бүген исә Дания апа белән Чулпан абый икесе дә дин юлында, мәдрәсәгә укып башлангыч дини белем алганнар. Балаларына, оныкларына, бар кешегә изге теләкләрен юллап, уңыш-шатлыкларга сөенеп, борчу-мәшәкатьләргә сабыр итеп гомер кичерәләр. Аллаһы Тәгалә аларга тән һәм җаң сихәтлеге, күңел тынычлыгы, озын гомер бирсен. Хәзерге болгавыр заманда яшьләребез менә шундый күркәм гаиләләрдән үрнәк, көч-куәт, рухи азык алып яшәсеннәр иде.
Гөлсинә Сорутдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев