Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир туганнар үз принципларына тугры калалар

Ир туганнар үз принципларына тугры калалар

Абыйлы-энеле Никитиннар Луч поселогында яшиләр, алар Татарстан Республикасының пенсионерлар берлегенең бирле бүлеге активистлары булып торалар.
Икесе дә әлеге җәмәгать оешмасы линиясе буенча уздырылучы республика ярышларында катанашалар. Кызганычка каршы, безнең белән очрашуга аларның берсе, Юрий Михайлович, килә алмады. Ә менә икенчесе белән без якыннанрак таныша алдык. 
Василий Михайлович бик аралашучан әңгәмәдәш булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, безгә, журналистларга, шундый ачык кешеләр белән эшләве бик зур шатлык. Ул әле уку елларында ук төрле ярышларда мәктәп данын яклаган. Җәй көне велоспорт белән шөгыльләнгән, ә кышын – чаңгыда йөгергән, хәер, бу бүгенге көнгә кадәр дә дәвам итә. Юкка гына аның сайлавы Әлмәт физкультура техникумына төшмәгән.
–  Ул вакытта «Спартак» , «Урожай»  физкультура җәмгыятьләре бар иде, алар спорт юнәлешендә шул кадәр кызылы чаралар уздыралар иде! – дип искә ала Василий Никитин. – «Авыл егетләре»  генә дә ни тора иде?! Велоспорт буенча республика спартакиадасында даими катнаша идем.
–  Хыял велосипедыгыз кайчан барлыкка килде?
– Миңа 14-15 яшьләр булгандыр, мөгаен. Мин шәхси акчама юл велосипеды сатып алдым, ул вакытта көтүче булып эшләдем. Шатлыгымның чиге булмады! Аксубай районында Сабантуй вакытында анарда ярышларда катнашканда (автордан: Никитиннар анда туганнар, соңрак Луч поселогына күчеп килгәннәр), мине Казаннан танылган спортчы күреп алган. Шулай республиканың шоссе велоузышы буенча республика җыелма командасына кердем, биредә мин барлык спортчылар арасында иң яше идем.
Ә менә узыш велосипедын 1968 елда сатып алдым. Мин аны Татарстаның күп шәһәрләреннән эзләдем, һәм Нурлатта таптым.
–  Димәк, сезнең алыштыргысыз транспорт төре.
– Әйе, ышанычлы да, уңайлы да! Җәен, мәсәлән, анарда җиләк, гөмбә җыярга барам, кышын Камада чаңгыда шуам. Без, бигрәк тә туганым, велояратучылар арасында нинди ярышлар узуын белеп торабыз, фикердәшләр күп. Ике ел элек Әлмәттә, велоюлларны тантаналы ачуда булып кайттык. Анда Николай Валуев белән (рәсемдә) таныштык, ул очрашудан яхшы тәэсирләр калды. Шәһәребездә заманча велоюллар булуы турында безгә хыялланасы гына әле.
Юрий Михайлович шулай ук мәктәп елларыннан өмет баглаучы спортчылар санына эләккән, аннан соң күп тапкырлар төрле беремчелекләрдә туган сәгать заводы өчен чыгыш ясаган. Республика, шулай ук ил масштабларында оештырылган велоузышларда күп тапкырлар катнашкан. Старт Владивостокта бирелгән велоузыш бигрәк тә хәтергә уелып калган. Архангельскка кадәр зур ара үтәргә кирәк иде. 
Ерак Көнчыгышка кадәр Юрий Никитин ике тәгәрмәчле транспорты белән самолетта очкан. Велоузыш башыннан 6 километр ераклык үткәч, чистайлы сәламәтлек торышы буенча дистанциядән төшәргә мәҗбүр булган. Кызганыч, әмма...
Ә менә икенче велоузыш тулы җиңү белән төгәлләнгән. Чын велоузышчы! Архангельскийдан Сочига кадәрге маршрутны башыннан алып азагына кадәр үткән, ә бит юл шулай ук кыска түгел!
– Ул күпләр белән элемтәдә тора, – дип сөйли бертуганы турында Василий Никитин. – Мөмкинлек булса, шунда ук үзе турында белгертә һәм булачак ярышларга әзерләнә башлый. Сүз уңаенда, ул җиңел атлет та, йөгерү белән шөгыльләнә.
– Мин хәтерлим әле, бер вакыт җирле мәктәптә Юрий Михайлович чаңгыда йөрү буенча секция оештырды, укучылар бик теләп шөгыльләнә иделәр, – дип сөйли Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Ирина Логинова. – Аның укучылары остазларына охшарга, шундый ук оста чаңгычы булырга тырышалар иде. Уңышларга да ире­шәләр иде, ул ихластан алар­ның спорт казанышларына шатлана иде.
Ә тагын, бәлки, балаларның сәламәт актив яшәү рәвеше сайлауларына, ешрак саф һавада булырга, хәрә­кәт­ләнергә теләү­ләренәдер дә. Бертуган Никитиннар үзләре әлеге кагыйдәләрне балачактан ук үтиләр, хәзер, пенсиядә дә, үз принципларына хыянәт итмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X