Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ипотека төзелешенең кыйммәтләнүен тәртипкә китерделәр

Видеоконференциядә торакны һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, социаль ипотека буенча һәм ветераннар өчен торак төзү, тузган торактан күчерү, чернобыльлеләр өчен һәм мәҗбүри күченүчеләргә торак сертификатлары тапшыру һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Аны ТР Президенты Р.Миңнеханов алып барды.

Бер ай элек республика җитәкчесе ТРның коррупциягә каршы комитетына социаль ипотека программасы буенча яңа торакка бәя формалаштыруны тәртипкә китерергә кушты, чөнки рес­публикада яшәүчеләр аңа әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иттеләр. Казанда һәм Яр Чаллыда торакка бәя кую тикшерелде. Кайбер объектларда бер квадрат метрның бәясе берничә мең сумга арттырылган. Комиссия ипотека төзелешенең кыйммәтләнүен тикшерде һәм аны артык чыгымнарсыз сыйфатка зыян китермичә эшләргә мөмкин дигән карарга килде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бизнес эше ачык, ә әлеге базарда уен кагыйдәләре барысы да аңлаешлы булырга тиеш.
Сүз уңаенда, дәүләт торак фондына 6,5 миллиард сум еллык план белән сигез айда 4,5 миллиард сумга якын акча күчерелгән. Чистай районы предприятиеләре һәм оешмалары 5 миллион сумга якын план белән 4,5 миллион сум күчергәннәр. План буенча республикада 1 сентябрьгә социаль ипотека буенча 320 мең квадрат метр торак тапшырылырга тиеш, 261 меңе сафка кертелгән.
Ветераннарга торак бирү программасын тормышка ашыру ахырына якынлаша. 873 ветеран үз теләкләрен белдерделәр, аларның 65 проценты яңа фатирларда яшәргә булды, ә 130 ветеран торак сайлау турында мәгълүмат бирмәделәр әле. 424 ветеран өчен 91 йорт төзисе бар.
Август азагына республикада 1,34 миллион квадрат торак файдалануга тапшырылды, шул исәптән 468 меңе инвес­тицион (коммерцияви) һәм 635 меңе шәхси. Чистай районында әлегә 7,4 мең квадрат метр торак кына файдалануга тапшырылган.
Республикада чернобыльлеләргә һәм мәҗбүри күченүчеләргә торак сертификатларын рәсмиләштерү дәвам итә. Муниципаль берәмлекләргә 214 миллион сумга 143 сертификат тапшырылды, шул исәптән 100 чернобыльчегә һәм 43 мәҗбүри күченүчегә. Республиканың 4 районы, шул исәптән, Чистай районы да тиешле документларның тулы пакетын тәкъдим итмәделәр.
Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы начар хәл ителә. Программадагы 29 муниципаль берәмлекнең бары тик тугызы гына контрактлар һәм сатып алу килешүләре тәкъдим иттеләр. Ашыгырга кирәк, чөнки әлеге бүлеп бирелгән акча документлар тулы күләмдә тапшырылмаса, кире алыначак һәм республиканың башка районнарына тапшырылачак. Чистайда әлеге программа буенча Вишневский урамындагы 27 фатирлы йорт күченү өчен әзер диярлек. Авыл клуб­ларын төзү ахыргы этабына якынлаша. Республиканың 12 районында мәдәният учаклары тапшыруга әзер, алар арасында Йолдыз поселогындагы клуб бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев