Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Инженер – шул ук уйлап табучы ул»

    Бүгенге көндә кешеләрнең тормышын төрле механизмнардан, элемтәдән, җиһаздан, корылмалардан башка күз алдына китерүе авыр. Без телефоннан сөйләшәбез, көнкүреш техникасыннан, җиһаздан файдаланабыз, автомобильләрдә йөрибез һәм боларның барысын булдыруга инженерларның катнашы булуы турында уйланмыйбыз да.

    Шушы һөнәр ияләре тормышыбызның барлык тармакларында сорала. Азык-төлек сәнәгате комбинатларыннан һәм заводлардан башлап, катлаулы хәрби производствога кадәр бер предприятие дә алардан башка эшли алмый. Алар аналитик фикерләү сәләтенә ия булырга тиешләр.
    - Инженерларга җаваплы­лык, төгәллек, пөхтәлек, белемнәрне даими камил­ләш­терүгә омтылу кебек сыйфатлар хас. Моннан тыш, алар креатив, максатчан, басылып эшләүчән һәм, һичшиксез, уйлап табучы сәләтенә ия булырга тиешләр, - ди яшь инженер Артур Ванифатьев. Ул «Бетар» фирмасында инструменталь бүлек начальнигы булып эшли, КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалының «Прибор төзелеше» факультетын тәмамлаганнан соң, бирегә эшкә килгән. Хезмәтен инженер-конструктор вазифасыннан башлаган.
    - Мин җиһазларны проектлау, аларны сайлау белән шөгыльләндем, шулай ук минем вазифама санлы программа идарәсе белән станокларны программалаштыру керде. 2013 елда предприятиедә яңа инструменталь бүлек оештырдылар һәм мин аны җитәкләдем.
    Бүлек проектлаштыру һәм станокларның барлык җиһазларын: тыгызлагыч формалар, кисә торган эш кораллары, штамплар һәм башка әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Биредә инженер-конструкторлар, инженер-технологлар, инженер-программистлар, мастерлар эшли.
    - Һәркемнең үз вазифасы, берәүләр проектлар ясыйлар, башкалары исә конструкторлар тарафыннан күрсәтелгән параметрлар һәм үлчәмнәр ярдәмендә детальләр ясыйлар, җитештерелгән продукциянең сыйфатын тикшерәләр. Һәр этапта махсус инженер белеме һәм тәҗрибәсе кирәк. Мин бу турыда станокларның барлык җиһазларын җитештерү процессын баштан азагына кадәр белүче кеше буларак фикер йөртәм, чөнки бу эшләрнең барысын да үзем башкардым, - ди Артур Рөстәм улы.
    - Ни өчен сез нәкъ менә шул һөнәрне сайладыгыз? - дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
    - Инженер һөнәре - минем балачак хыялы дип әйтә алмыйм. Мин бөтенләй башка өлкәдә эшләргә теләгән идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, минем максатым университетка укырга керү иде, әмма туган шәһәремнән еракка китәргә теләмәдем. Мин КАИ-КНИТУга укырга кердем. Инженер-конструктор һөнәрен үзләштерергә те­ләдем һәм бүгенге көндә моңа бер дә үкенмим. Миңа һөнәрем бик ошый, мин биредә үземне таптым дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.
    - Ә инженер һөнәрендә иң мөһиме нәрсә?
    - Махсус белем, әл­бәттә, эштә иң мөһим факторларның берсе. Мин югарыда атап үтелгән сыйфатлардан тыш, чын белгеч киң күзаллау сәләтенә ия булырга тиеш. Чөнки инженер - шул ук уйлап табучы, иҗат итүче. Биредә аналитик фикер йөртеп кенә уңышка ирешеп булмый, - ди яшь, әмма инде тәҗрибәле белгеч.
    Артур Ванифатьев сүзлә­ренә караганда, замана инженерлары - төрле яклап үскән кешеләр, алар эш принципларын, материалларның һәм техник чараларның үзенчәлекләрен беләләр. Моннан тыш, шушы һөнәр ияләрендә төп икътисад белеме нигезләре булырга, алар исәпләү техникасын яхшы белергә, фәнни һәм техник алгарыш казанышлары белән актив кызыксынырга тиеш.
    - Иң мөһиме, инженер - барлык заманаларда соралачак һөнәр. Чөнки заманча технологияләр ничек кенә үсеш алсалар да, кеше акылы һәм кулларыннан башка производство яшәмәячәк, - дип билгеләп үтте Артур Ванифатьев.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: