Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инженер һөнәре – катлаулы, әмма кирәкле, кызыклы һәм абруйлы

Безнең әйләнә-тирәбездә булган әйберләр, тәгәрмәчтән башлап, космик корабка кадәр инженер фикерләве казанышы булып тора. Әлеге һөнәрнең никадәр кызыклы булуы һәм яшь белгечләрне кайсы ягы белән җәлеп итүе турында безгә «Восток» фәнни-техник үзәгенең» программалы идарә белән станоклар участогы начальнигы Равил Вәлиуллин сөйләде.

2012 елда, КАИ-КНИТУның «Восток» филиалын тәмамлаганнан соң, Равил «Восток» фәнни-техник үзәгенә программалы тәэмин ителеш белән җиһазны көйләү буенча инженер-технолог булып эшкә урнаша.
- Эш миңа ошады - перспективалы производство, заманча станоклар, даими рәвештә яңа эшләнмәләр үзләштерү. Ә иң кызыгы шунда - үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен кулыңа булачак эшләнмәнең сызымын алган вакыттан башлап күрәсең, аның нигезендә өч үлчәнешле модель төзисең һәм катлаулы эшләнмәләргә барачак деталь аласың. Әлбәттә, канәгатьлек хисе кичерәсең, чөнки үз хезмәтеңне, белемеңне кертәсең, - дип билгеләп үтә Равил Вәлиуллин.
Сайлагаң һөнәренә мәхәббәт, ике ел дәвамында тупланган тәҗрибә, кешеләр белән эшли белү күнекмәләре, катлаулы бурычларны тыныч кына, үлчәүгә салып хәл итә белү предприятие җитәкчелегендә программалы идарә белән станоклар участогын кем җитәкләячәк дигән сорау тугач, шик калдырмый. Равил Вәлиуллин кандидатурасы бертавыштан хуплау таба. Бүгенге көндә аның коллективында 34 хезмәткәр - яшь, инициативалы, белемле ир-егетләр эшли.
- Хәзер эшләргә авыррак булса да, чөнки вазифалар даирәсе киңәйде, җаваплылык артты, әмма кызыграк, - дип уртаклаша тәэсирләре белән участок начальнигы. - Инженер һөнәре - күңелемә хуш килә, әлеге һөнәр һәрвакыт абруйлы иде һәм яшь белгечләр аны теләп сайлыйлар, мин дә алар рәтендә.
Элеккеге сәгать заводы предприятиеләрендә хезмәт династияләре шактый. Бу очракта Равил искәрмә булып тора. Вәлиуллиннар гаиләсендә әтиләре - физкультура укытучысы, әниләре сәгать заводында детальләр җыючы булып эшләгән, ә хәзер - «Восток» фәнни-техник үзәгенең механика участогында, кыз туганы - бухгалтер, ә менә Равил мәктәп елларыннан ук диярлек инженер һөнәре турында хыялланган һәм бу хыялы тормышка ашкан. Ул профильле белем алып кына калмыйча, менә дигән белгечкә, җитәкчегә әверелә, аны коллективта хөрмәт итәләр. Ә хәзер ул үзе үз династиясен булдыра башлый. Аның тормыш иптәше Лилия дә ТБда серияле механик производство инженеры - детальләрне җыю һәм ясау технологияләре өстендә эшли.
- Еш кына эш вакыты өйдә дә «дәвам итә», - ди Равил. - Производствода килеп чыккан сораулар буенча фикер алышабыз, бу да безне берләштерә.
Программалы идарә белән станоклар көйләү буенча инженер-технолог эше җиһаз белән эшләү күнекмәләре дә таләп итә, ә Равил Вәлиуллин участогында алар өч төрле: фрезер, токарь һәм электро­эрозион. Һәр станокның үз катлаулылыгы, нечкәлеге һәм көйләү рәвеше, алар белгечтән зур осталык таләп итәләр.
- Кадрларны җентекле сайлап алабыз, производствоны үстерүгә яңа идеяләр тәкъдим итәргә сәләтле яшьләргә йөз тотабыз, - дип билгеләп үтә Равил. - Бездә өлкәнрәк буын вәкилләре дә бар, аларның фикеренә колак салабыз, чөнки бу кешеләр үз эшләренең осталары, производствоны яхшы беләләр, тәҗрибәләре күпкә күбрәк, болар барысы да катлаулы производство бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный.
Уйлап табу һәм җаваплылык - Равил Вәлиуллин инженер һөнәрендә шушы ике мөһим сыйфатка өстенлек бирә. Минем яңа буын инженеры кем ул дигән соравыма ул болай җавап бирде:
- Хезмәт кешесе. Тормышыбызның төрле өлкәләрендә сорала торган эшләнмәләр ясау - акыл һәм физик хезмәт һәм ул үз киләчәкләрен иң кызыклы һәм абруйлы инженер һөнәре белән бәйләүче яшь, талантлы кешеләрнең кулыннан килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар