Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Инвестицион проектларны киңәйтергә кирәк»

    «Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай районы Советы утырышы узды.

    Хисап сессиясе эшендә ТР премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә минист­ры Альберт Кәримов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Халит Гарифуллин, Алсу Тарханова, Шамил Яһудин, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин, хокук сак­лау органнары вәкилләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнаштылар.

    Кунаклар ясалма интеллектлы мобиль телемедицина флюорография комплексында булдылар. Мондый комплексларны җитештерү проекты комиссия тарафыннан хупланды һәм 2020 елда «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булды.

    Мобиль комплексының төп үзенчәлекләреннән берсе – ясалма интеллект. Ул снимокны минималь вакыт эчендә эшкәртә һәм аны тикшерү нәтиҗәсен кире мобиль комплекска тапшыра. Бу тикшеренү анализы нәтиҗәләрен шунда ук алырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, медицина мәгълүматларын эшкәртүнең яңа цифрлы технологияләрен куллану хисабына авыруны диагностикалауда кеше хатасы факторы кими.

    Фойеда Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Төрле оешмалар вәкилләре, шул исәптән «Чис­тай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары үз эшчәнлекләре, эш юнәлешләре, казанышлары һәм уңышлары турында сөйләделәр.

    Мәдәни үзәкнең икенче катында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Җиңүнең 76 еллыгына, Чистайның 240 еллыгына багышланган тематик күргәзмәләр тәкъдим ителде. Утырыш башланыр алдыннан кунаклар шәһәр юбилеена багышланган теләкләр китабында чис­тайлыларга котлаулар калдырдылар.

    Утырышта узган елда район­ның социаль-икътисади үсеше нә­тиҗәләре турында сөйләштеләр. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел барыбыз өчен дә җиңел булмады һәм пандемия тормышның барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте.

    – Без үзизоляция режимын, балаларны дистанцион укы­ту, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре эше тукталуны, товарлар, медикаментлар, шәхси саклану чаралары кытлыгын кичердек. Карантин чаралары һәм икътисадны алга таба үстерү өчен шартлар саклауда алтын урталыкны табу катлаулы бурыч булды, – диде Дмитрий Иванов.

    Ул шәһәр предприятиеләре, авыл хуҗалыгы секторы эше нәтиҗәләренә җентекле тукталды, медицина, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдәге район казанышларына тукталды.

    «Меттэм АК» компаниясе эшчәнлеге турында предприятиенең генераль директоры Дмитрий Матвеев сөйләде.

    – 2020 ел ахырында безнең компания инвестицион проектны уңышлы яклады һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусын алды. Якындагы өч елда 3 миллиард сумга якын керем алу, 219 яңа эш урыны булдыру, шул исәптән инженер-эшләүчеләр өчен 50 эш урыны булдыру планлаштырыла. Быел без 195 эш урыны булдырырга планлаштырабыз, уртача хезмәт хакы 76 мең сум тәшкил итәчәк, – дип уртаклашты Дмитрий Сергеевич.

    Гаделша авыл җирлеге эше турында аның башлыгы Илшат Нуретдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел авыл халкы өчен гади булмаган, әмма шул ук вакытта мөһим вакыйгалар белән истә калган.

    – Коронавирус инфекциясе барлык өлкәләргә дә үз төзәтмәләрен кертте, әмма шуңа да карамастан, без барысын да башкарып чыга алдык. Авылның социаль-икътисади үсешендә кече һәм урта бизнес мөһим роль уйный. Моның өчен Гаделшада барлык шартлар да тудырылган. Авыл җирлеге территориясендә ике инвестор, ике агач эшкәртү цехы эшли, 20дән артык крестьян (фермер) һәм 250 шәхси хуҗалык бар. Фермерлар 1600 гектардан артык җирне мөстәкыйль рәвештә эшкәртәләр. Авылда буыннар дәвамчанлыгының күркәм традициясе барлыкка килде – әтиләре фермерлык эшен лаеклы дәвам итүче балаларына тапшыралар, – дип билгеләп үтте Илшат Әнвәр улы.

    – Бүген сез соңгы унъеллыкта гади булмаган елга йомгак ясыйбыз. Иң мөһиме, сез коронавирус пандемиясе чорын минималь югалтулар белән үткәреп җибәрдегез. Биредә табиблар да яхшы эшләде. Без мәгариф системасының да эшен күрдек. Икътисади кризис аркасында килеп чыккан төп проблемалар – эш урыннарын югалту, предприятиеләрнең ябылуы яки мәҗбүри туктатылуы. Шәһәрдә һәм районда катлаулы хәлдән чыгу юлларын таптыгыз, җәй айларында күзәтелгән эшсезлекнең иң кызган чагы акрынлап төшә башлады. Катлаулы айларда икътисади таяныч булган, югары нәтиҗәләр күрсәткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аеруча зур рәхмәт. Бу безнең хакимиятнең, хуҗалык итүче субъектларның, дәүләт структураларының нык­лыгына зур тикшерү булды. Әмма алда безне кризисны җиңүнең катлаулы елы көтә, без барлык проблемаларны тулысынча хәл итүебезне күрсәтергә тиешбез, – дип ассызыклады Олег Морозов.

    Утырыш барышында Альберт Кәримов республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, алдагы чорга бурычлар турында сөйләде.

    – Һичшиксез, пандемия икътисадка йогынты ясамыйча калмады. Тулаем республика буенча сәнәгать җитештерүе индексы 96,5 процент булса, нефть чыгаруда нибары 89 процент. Бу республика бюджетына аеруча зыян салды. Шулай ук бездә машина төзелеше буенча күрсәткечләр кимеде. Нефть эшкәртү буенча бераз үсеш күзәтелә, якынча 103 процент. Барлык авырлык­ларга карамас­тан, республика инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча алдынгылар өчлегендә кала, – диде Альберт Әнвәр улы.

    Ул шулай ук Чистай районының икътисади үсеше мәсьәләләренә дә кагылды.

    – «Чистай» индустриаль паркы – берничә ел элек башланган шактый катлаулы проект. Президент ярдәме, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын бирү нәтиҗәсендә бу мәйданчык җанланды. Анда 13 резидент эшли, алар актив үсә, шәһәр һәм район икътисадына зур өлеш кертә. Шуңа да карамас­тан, эшне туктатырга ярамый, районда бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны киңәйтергә һәм яңаларын актив җәлеп итәргә кирәк, – дип нәтиҗә ясады сәнәгать һәм сәүдә министры.

    Утырыш ахырында шәһәр һәм район үсешенә өлеш керткән чистайлыларны бүләкләү булды. Дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләр турында сез безнең сайтта укый аласыз.

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: