Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар арасында талантлылар күп

Инвалидларның "Без бергә күбрәк булдырабыз" дигән Бөтенроссия сәнгать иҗаты фестиваленең шәһәр туры 60тан артыграк кешене җыйды.

Әйтергә кирәк, аларның барысы да җирле инвалидлар җәмгыятенең актив, сәләтле, тиктормас әгъзалары, җитди авырулары булуга да карамастан, тормышны яраталар. Менә башлангыч оешмаларның берсенең рәисе булган Фәния Мөхәммәдиева бөтен нәрсәне бер кулы белән эшли. Шкатулкалар, матур-матур әйберләр ясый, шундый эшләреннән берсе аның кулы белән чигелгән Кол Шәриф мәчете бинасы. Искиткеч матур! Күргәзмәдә ул мастер-класс күрсәтте.
-Кызыклы, матур эшләр искиткеч күп. Иң мөһиме, аларның барысы да йөрәк җылысын биреп эшләнгән, - дип билгеләп үтте жюри әгъзаларының берсе, балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Ларионова.
Бу чыннан да шулай. Күзләрне бисердан, саламнан, фанерадан, тозлы камырдан, тукымалардан, хәтта укылган газеталардан эшләнгән букетлар, агач шатландыра. Яшьләр оешмасы әгъзалары (җәмгыятьтә шундый оешма төзелгән) тарафыннан аерым бер экспозиция тәкъдим ителде. Биредә үз рәссамнары, шагыйрьләре, җырчылары, декоратив-гамәли сәнгать мастерлары бар. Күбесе бисер белән үрү, модульле оригамилар ясау белән шөгыльләнәләр. Яшьләр оешмасына җитәкчелек итүче Светлана Миңне­киева хәзерге вакытта канзаш техникасы белән мавыгып киткән.
-Бу аеруча катлаулы процесс, үзем дә өйрәнеп кенә киләм әле, - ди ул.- Барысын да үзләштереп бетергәч, башкаларны да кызыксындырырга мөмкин булачак. Миннән нинди укытучы әле? Гомумән, дөресен генә әйткәндә, тегү һәм кисү түгәрәге оештырсаң, яхшы булыр иде, тик менә инвалидлар җәмгыяте бинасында бик тыгыз.
Башка бинага күчү, чын­нан да тормышка аш­мас­тай хыял булып ка­ла. Ә шулай да физик мөм­кинлекләре чикләнгән ке­шеләр кайгырып утырмыйлар, ә нәрсә эшләргә соң? Менә бисер белән үрү түгәрәге дәресләренә дә үзләренең өйләренә кайткандай кунакчыл Ан­на Макаровага киләләр. Сүз уңаенда, аның (юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә алган җәрәхәттән соң инвалид коляскасында йөрүче кыз) шигырьләр язуына исем китте, ул аларны күңелгә үтеп керерлек итеп укый да әле. Коляскада йөрүче инвалидлар Александр Шартов белән Светлана Миңнекиеваның башкаручылар сыйфатында чыгыш ясавы да минем өчен көтелмәгән ачыш булды. Мин аларны башка яктан яхшы белә идем, алар миңа танылган спортчылар буларак таныш иделәр.
Фестиваль үзе төрле номинацияләрдә узды, вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать. Гомумән, музыкаль номерлар гына да 35 булды. Беренче урыннарга Николай Горелов. Валентина Солдатова, Рифкать Гардиев, Александр Ионов, Светлана Силантьева, Дамирә Хизбуллина, Александра Матросова лаек булдылар. Ә бүләкләү өчен мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсенә яңадан-яңа призерлар күтәрелде, сәләтле катнашучыларның берсе дә күз уңыннан читтә калмады.
-Бу чыннан да шулай, - ди ассызыклап инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова. - Һәр талант иясен билгеләп үтә алуыбыз аеруча күңелле. Ә мондый мөмкинлекне безгә Ольга Добронравова, Рамил Ситдыйков, Резидә Ситдыйкова, Клавдия Суханова бүләк иттеләр. Социаль яклау идарәсе начальнигы Галина Задворнова да фес­тивальне оештыруга зур ярдәм күрсәтте. Хәзер фестивальнең май аенда булачак республика турына кемне чакырачакларын көтәбез. Ә аннан соң бәлки чистайлыларның бе­рәрсенә Мәскәү сәх­нә­сендә дә чыгыш ясарга туры килер. Моннан биш ел элек Мөнҗия Таһирова анда чыгыш ясаган иде.
Бу юлы да инвалидлар үз сәләтләренең чиксез булуын күрсәттеләр. Алар үз осталыкларын әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак­лаша, башкалар өчен борчыла беләләр. Алар кешеләрне, аралашуны яраталар һәм үз проблемалары эчендә генә калмаска тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев