Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Товар урынына – ком һәм катыргы тутырылган посылкалар

Интернет-сатып алулар урынына – ком һәм катыргы тутырылган посылкалар

Ел башыннан мошенниклар Интернет-кибетләрдә биш сатып алучыны алдаганнар.

Полицейскилар республикада акчаны посылка алганда гына түләп Интернет-мошенниклык теркәгәннәр. Ел башыннан бирле моннан биш чистайлы зарланган. Шул ук вакытта Интернет-кибеттә товар өчен алдан түгел, ә аны алган вакытта түләргә тәкъдим иткәннәр. Мошенниклыкмы бу? Әллә заказ бирүчеләрнең игътибарсызлыгымы? Бу хәлне Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең башлангыч сорау алу бүлеге башлыгы урынбасары Елена Кәлимуллина ачыкларга ярдәм итте.

– Чистайлылар Интернетта вакытлыча эшләгән сайтларда түбән бәяле товарга кызыксынып, заказлар ясаганнар. Һәм ком яки катыргы тутырылган посылкалар алганнар. Шулай ук заказга туры килми торган башка товарлар да килгән. Моннан тыш, чистайлылар хезмәтләр өчен акча күчергәннәр, ә алар күрсәтелмәгән. Чистайда яшәүчеләр әлеге сайтлар турындагы фикерләрне товар алганнан соң гына укый башлауларын яшермиләр, – ди Елена Анатольевна.

– Ялган сатучыларның товар өчен алдан түләүне сорамаулары сәер тоеламы? Аларның мошенник булуларын тагын ничек белергә була?

– Заказ ясаганда сатучының товарлар исемлеге төзелгән түләп алынмалы посылка җибәрүен сорагыз. Ул чакта почта хезмәткәрләре посылка эчендә нәрсә барлыгын ике тапкыр тикшерәчәкләр. Беренче тапкыр – сатучы аны җибәргәндә, икенче тапкыр товарны алучы каршында. Ягъни ул заказ өчен түләгәнчегә кадәр. Шулай ук товар исемлеге салынган посылка алганда анда нәрсә барлыгын тикшерергә мөмкин. Әгәр товар заказ биргән товарга туры килми икән, сез аны алудан баш тарта аласыз һәм посылка өчен түләргә кирәк булмаячак, – дип нәтиҗә ясады сорау алу бүлеге башлыгы урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев