Чистай-информ
  • Рус Тат
  • “Интернет-долголетие” проекты

    1 гыйнвардан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән пенсионерларны, пенсия алды яшендәге затларны һәм өлкәннәрне компьютер белеме нигезләренә өйрәтү буенча "Интернет-долголетие" проекты гамәлгә ашырыла.

    Әлеге проект шундый категориядәге гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алган вакытта компьютер технологияләреннән файдалану, социаль җайлашу өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, актив тормыш позициясен саклау максатында компьютер белеме нигезләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк.
    Компьютер технологияләреннән файдалану өчен кирәк булган төп мәгълүмат персональ компьютерлар, Интернет челтәре, электрон почта һәм тавыш аша аралашу чаралары белән эшләү турында мәгълүматларны, WINDOWS операция системасында эшләүнең төп принципларын, Microsoft Word текст редакторыннан файдалануның төп принцип­ларын, мәгълүмати киосклар, түләү терминалларыннан, дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә алу мөмкинлекләреннән файдалану турындагы мәгълүматларны үз эченә ала.
    Компьютер белеме нигезләрен өйрәнүгә хокук халыкның түбәндәге категорияләренә: яшь буенча хезмәт пенсиясе, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе, туендыручыны югалту очрагы буенча хезмәт пенсиясе, тиешле еллар хезмәт иткән өчен дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча пенсия билгеләнгән, яшь буенча пенсиягә чыгу хокукын бирүче яшькә кадәр ике ел калган пенсия алды яшендәге затлар арасындагы гражданнарга, шул исәптән яшь буенча вакытыннан алда билгеләнгән хезмәт пенсиясе, хатын-кызлар өчен - 55 яшькә, ир-атлар өчен 60 яшькә җиткән өлкән яшьтәге гражданнарга биреләчәк.
    Компьютер белеме нигезләрен өйрәнү буенча семинарда катнашу өчен өйрәнүгә хокукы булган гражданин шәхси гариза һәм раслаучы документлар белән халык мәшгульлеге үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: К. Маркс урамы, 35, 115 нче бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: 5-13-34, 5-12-68.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: