Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү мөмкин булды

Узган елны аннан алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьчелек дәрәҗәсен сизелерлек киметү мөмкин булды, өстәвенә, җинаятьләрне ачуны арттырып. Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе начальнигы И. Сафиуллин, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм бөтен шәхси офицер составы катнашындагы киңәшмәдә Россия Эчке...

Ассызыклап үтелгәнчә, күләмле үзгәртеп коруларга, хезмәткәрләрнең санын оптимизацияләүгә карамастан, районда оператив хәлгә контрольне саклап калу мөмкин була. Берничә серияле явызларча эш итүчеләрнең эшчәнлегенә чик куела, сәламәтлеккә авыр зыян салу нәтиҗәсендә үлемгә китергән һәм кешеләрне үтергән җинаятьчеләрнең шәхесе ачыклана. Ә бу-бүлек эшендә төп күрсәткечләрнең берсе. Кайбер полицейскийлар намуслы хезмәтләре, ирешкән уңышлары өчен зур бүләкләргә лаек булдылар. Киңәшмәдә ведомстводан тыш сак бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение, патруль-пост хезмәте коллективларының эше билгеләп үтелде, алар республиканың шундый подразделениеләре арасында тотрыклы рәвештә әйдәүче позициядә торалар. Оператив очрашуда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу, наркотикларның, коралларның законсыз әйләнешен кисәтү, ришвәтчелеккә каршы тору, судтан һәм тикшерүдән качып йөрүче затларны эзләү буенча эшне оптимизацияләүгә басым ясалды. Илдус Әхмәтҗанов бүлек эшчәнлегенә объектив бәя бирде, полицейскийларның киләчәктә дә барлык хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә торуларына, чистайлыларның тынычлыгын тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләренә ышаныч белдерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Алексей Соколов үз чиратында район җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгытуда, ә көч структуралары җитәкчеләренә - төп принципларның берсе - җәзаның котылгысызлыгын тәэмин итү буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев