Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминиятләүче – горур яңгырый!

Икътисадтагы хәлнең тотрыклы булмавы кешеләрне иртәгесе көнне кайгыртырга мәҗбүр итә һәм үз иминлеген, бизнесын, мөлкәтен, гаиләсен сакларга омтылдыра. Иминиятләү хәзер моңарчы беркайчан да булмаганча актуаль булып тора. Күздә тотылмаган чыгымнар килеп чыкмасын өчен моннан да нәтиҗәлерәк, ышанычлырак һәм гадирәк ысул юктыр. Шуңа күрә дә иминиятләү базарында иминиятләү агенты һөнәре кирәкле...

Замана агентын һәм XX гасыр уртасында СССР авыллары һәм кырлары буйлап җилкәсенә биштәр аскан кеше белән чагыштырсак, аларның аермасы күзгә күренеп тора: бүген агент - полислар сатучы гына түгел, ә төрле һөнәр ияләренең, төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләрнең психологиясен тирәнтен белгән үз эшенең остасы. Ул үзе тәкъдим иткән продуктны гына түгел, ә гамәлдә булган барлык иминиятләү программаларын да белә. Ул иминиятләүне дә, икътисадны да яхшы белә, банк, җитештерү һәм башка тармаклардагы хәлгә аңлатмалар бирергә сәләтле. Моннан тыш, яхшы агент барлык тарифларны истә «тота», иминиятләү кагыйдәләрендә яки килешүендә теге яки бу урынны тиз арада табарга һәм аңа җентекле аңлатма бирергә, нечкәлекләрен аңлатырга, иминиятләү саклавының теге яки бу варианты өстенлекләрен яки җитешсезлекләрен исәпкә алырга һәм бәяләргә, көтелмәгән хәлләрдә мөлкәтне югалту, эшкә вакытлыча яраксыз булуны һәм башкаларны каплый ала торган иминиятләү продуктын сайлап алырга сәләтле.
Еш кына җәмгыятьтә агентлар турында эшчәнлекнең башка тармакларында үзен профессиональ яктан күрсәтә алмаган, квалификациясе булмаган хезмәт ияләре дигән фикер туа. Әмма бу алай түгел һәм хәзерге вакытта ул яхшы хезмәт хакы алып эшләргә ярдәм итүче шактый дәрәҗәле һөнәр һәм нәкъ менә шул сәбәпле, бирегә күп кеше килә. Үзен иминиятләү агенты һөнәрендә сынап карарга уйлаган кеше әлеге һөнәрнең аның өчен вакытлыча акча эшләү ысулы яки гомерлек һөнәр булуын тиз арада аңлый ала.
Иминиятләү агенты штаттан тыш, ягъни компания белән агент килешүе нигезендә яки штаттагы агент булып эшли ала.
Мөстәкыйль һөнәри эшчәнлекне башлар алдыннан булачак иминиятләү агенты стажировка белән бергә өйрәнү үтә. Өйрәнү үткәннән соң, агент берничә гади иминиятләү продуктын сату технологиясен үзләштергән була һәм аларны уңышлы гамәлгә ашыра ала. Бер ел эшләгәннән соң, гадәттә, гади продуктларны гына түгел, ә катлаулыракларын да сату нечкәлекләрен өйрәнә, бу аңа матди хәлен сизелерлек арттырырга ярдәм итә. Уңышка ирешкән иминиятләү агентлары өчен эш нәтиҗәләре буенча хуплау һәм өстәмә бүләкләү системасы эшли. Әлбәттә, иминиятләү агенты үз эшендә авырлыклар, даими камилләшү кирәклеге белән очраша, әмма әлеге һөнәр ирек хисе бирә һәм һөнәри үсеш өчен чын мәгънәсендә чиксез мөмкинлекләр ача. Сыгылмалы график агентка мөстәкыйль рәвештә үзенең эш вакытын планлаштырырга, клиентлар белән очрашулар оештырырга һәм үткәрергә ярдәм итә. Агентның эшчәнлеге офиста даими эшләүне күз алдында тотмый - клиентлар белән очрашулар, кагыйдә буларак, төрле җирдә башкарыла, бу агентка үзен эш вакыты һәм эш урынының катгый кысаларына кертмичә, офис­тан читтә эшләргә, агент эшен башка эшчәнлек белән бергә алып барырга мөмкинлек бирә. Бу үсәргә, үзенең аралашу күнекмәләрен арттырырга һәм шуның өстенә яхшы хезмәт хакы алып эшләргә теләгән кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек.
НАСКО иминиятләү компаниясе Сезгә шундый мөмкинлек тәкъдим итә һәм энергияле, үз-үзенә ышанган, иминиятләү өлкәсендә тәҗрибәсе булмаса да, актив эшчәнлеккә, иминиятләү тармагында һөнәри үсешкә әзер кешеләрне эшкә чакыра.
Сезне Чистай шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 32-е адресы буенча көтәбез. Тел. 4-14-36 - агентлык челтәре кураторы Олеся Викторовна Питеркина.
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев