Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Имин тәгәрмәч» яшь юл хәрәкәте инспекторлары өчен зур сынау булды

«Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль турында яшь юл хәрәкәте инспекторларының 25 отряды катнашты.

Ул җирле ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Аның максаты – юлларда куркыныч йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту. Малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бе­лем­нәрен, бәлага таручыларга табиблар килгәнче беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр.
Велосипедларны фигуралы йөртү барысын да кызыктырды. Маршрут төр­ле каршылыклар белән әзерләнгән иде. Аларны ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәм көндәшләренең үткен күзе астында тоткарлыксыз, дистанциядән чыкмый гына үтү мөмкин түгел иде. Шулай ук үзебезнең егетләрне һәм педагогны да уңайсыз хәлдә калдырасылары килмәде, чөнки отрядның һәр әгъзасы чыгышыннан гомуми уңыш тора ләбаса!
Билгеле, алар барысы да әлеге ике тәгәрмәчле транспорт белән яхшы идарә итәләр. Озакламый алар өчен тагын иркенлек башлана – рәхәтләнеп йөр! Әмма бер нәрсә бар: олы юлда мастер-класслар үткәрергә ярамый, бу бик куркыныч! Конкурста балаларга велосипедларның төзелеше турында да сөйләргә кирәк иде, бу биремнәрнең берсе булды.
 Шәхси зачетта җиңүчеләр арасында Камилә Сафина (4нче мәктәп) һәм КириллСибирев (3нче гимназия) юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр дип, Виктория Юлова һәм Эмиль Миңнеханов (икесе дә Луч мәктәбеннән)велосипедны фигуралы йөртү буенча иң яхшылар дип табылды. Шулай ук Екатерина Костригина (Александровка мәктәбе) һәм Данил Якимов (2нче гимназия) медицина конкурсында, Артур Романов (кадет мәктәп-интернаты) һәм Полина Никулина (16нчы мәктәп) велосипед төзелеше буенча конкурста иң яхшылар булдылар. 
– Без конкурска әзерлән­дек, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык, велотренировкалар үткәрдек, – дип сөйли Полина Никулина. –Һәм, без миңа калса, начар чыгыш ясамыйбыз!
Призерлар өчлеге шәһәр­леләр арасында түгел, шулай ук авыллар арасында да билгеләнде. Сүз уңаеннан, бер команда конкурс узган Балалар һәм яшьләр иҗаты йортыннан тәкъдим ителде. Беренче төркемдә беренче урын 16 нчы мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторларына бирелде, икенче урында – 4 нче мәктәп укучылары, өченчедә – кадет мәктәп- интернаты.
Авыл гомумбелем бирү учреждениеләре арасында Луч,  Александровка, Чистай Выселкасы мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр. Әлеге бар командалар да велосипедлар белән бүләкләнделәр. Бу көнне призлар аз булмады! 
Абсолют җиңүчеләр дип Луч мәктәбенең яшь ин­с­пек­торлары табыл­ды, алар сынауны респуб­ли­ка дәрәҗәсендә Яр Чаллыда үтәчәкләр. Алар педа­гог-оештыручылары Вахит Зиннәтуллин җитәк­челегендә мондый уңышка бер генә тапкыр лаек булмыйлар инде.
 Сүз уңаеннан, әлеге педагог тарафыннан укучыларда юлларда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту буенча авторлык программасы эшләнде. Аны тормышка ашыру кысаларында «Имин тәгәрмәч» түгәрәге эшләп килә.
Узган ел үзләренең уңышлары өчен алар «Дзержинец» республика лагерена яшь юл хәрәкәте инспекторларының беренче профиль сменасына чакырылдылар. Шушы ук лагерьда 1нче мәктәпнең укытучысы Ольга Батуева педагог-оештыручы булып эшләде. Ул республиканың яшь юл инспекторлары отрядының иң яхшы ун җитәкчесе арасына кергән иде. Аны мин яшь инспекторлар белән бергә конкурс­та да очраттым.
– Безнең «Клаксон» отрядыннан егет-кызлар әлеге конкурста даими рәвештә катнаштылар, – дип билгеләп үтә Ольга Львовна. – Әлеге профилактик чаралардан файда, һичшиксез, күп. Аңа әзерлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатлыйлар, белемнәрен камилләштерәләр.
Сүз уңаеннан, бу турыда шулай ук мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, шулай ук « Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе Светлана Сидорова да билгеләп үттеләр.
 Шунысы яхшы, барлык катнашучылар да урамнарда иминлек мәсьәләләре белән яхшы таныш. Алар барлык таләпләрне үзләре генә үтәп калмыйча, эне- сеңелләрен дә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтерләр дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай