Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Илзирә Сорутдинова: «Һәр мизгелнең кадерен белергә тырышам»

    Без «Чистай хәбәрләре» гүзәле» конкурсын дәвам итәргә булдык. Сөйкемле кызларыбыз бу конкурста активрак катнашырлар дигән өмет бар. Бүген исә сүзне Илзирә Сорутдиновага бирәбез.

    Конкурста катнашырга теләүчеләрдән бары сыйфатлы бер фото һәм үзе, яраткан шөгыльләре турында кечкенә генә язма кирәк.
    «Миңа 18 яшь, Казан дәүләт энергетика университетында белем алам. Шул ук вакытта эшләргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә, дусларым белән аралашырга да өлгерәм. 12 яшьтән самбо белән шөгыльләнәм, күп кенә шәһәр, республика, бөтенроссия ярышларында катнаштым, шактый гына призлы урыннар яуладым. Әлеге шөгылем миңа авырлыклар алдында югалып калмаска, көчле рухлы булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, көн режимын дөрес бүләргә ярдәм итә. Минем тормыш девизым: вакытны юк-барга әрәм итмәскә, һәр мизгелнең кадерен белергә.
    Туган җирнең кадерен дә аннан аерылгач ныграк аңлыйсың икән. Әти-әнием янына туган шәһәремә кунакка кайту - минем өчен зур бәхет. Укытучыларым, сыйныфташларым, үзем укыган икенче гимназия турында матур балачак хатирәләре исә күңелемә җылылык, рәхәтлек бирә.»

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: