Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илне без бергәләп күтәрдек

Бөек Ватан сугышыннан соң илне күтәрү чорларын күңел дәфтәреннән дәфтәр битләренә күчереп язарга бик озак хыялланып йөрдем.

Ул вакытта авыл халкы күтәрә алмаслык авырлыклар кичерде. Ир-атларның кайберләренә сугыш беткәч тә, озак вакыттан соң гына кайтырга насыйп булды. Бөтен эш апалар, яшь кызлар, малайлар, яшь җилкәнчек егетләр өстенә төште. Мин әлеге язмамда Чулпан поселогындагы сугыш елларындагы хәлләр турында язып үтмәкче булам.

Ул вакытта яңгырлар еш ява иде. Үлән өстенә чык һәм томан еш төште. Авыл халкы арыш, бодай һәм борчакны күп күләмдә чәчә иде. Арышны кыр урагы белән бөтен кырны урып, көлтәгә бәйләп куялар иде. Хәзерге вакыттагы кебек чит ил комбайннары юк иде. Көчле яңгырлар өеп куелган көлтәләрне лычма суга батыралар иде.

Чулпандагы Стулья диеп аталган матур, күркәм һәм искитмәле урман буена арыш көлтәләре китерелә иде. Метр ярым тирәнлектә чокыр казып куела. Шунда ут ягып, көлтәләрне киптереп куябыз. Янәшәгә зур җәймәләр җәеп, зифа буйлы кызларыбыз һәм нык бәдәнле, көчле апаларыбыз агач тәпәч белән сугып, көлтәне бөртекләп аералар. Шунда без малайлар тимер чиләк белән бөртекне берничә тапкыр җилдә җилгәрәбез дә, капчыкларга төяп, ат арбасы белән амбарларга кладовщикка илтеп тапшырабыз. Ә инде аннары әгәр кирәк булса, кабат җилгәрәбез.

Ә инде ул Стулья дип аталган урман Мөслим авылының Урал поселогыннан ерак урнашмаган. Без, егетләр һәм кызлар, ул урмандагы матур, киң һәм күркәм аланлыкта бергәләшеп яфрак бәйрәме үткәрә идек. Җырлыйбыз-биибез һәм станок уйный идек.

Аннан соң Татар Баганалысы авылында гомер итәргә насыйп булды. Әти сугыштан әйләнеп кайтмады. Татар Баганалысында да күп хезмәт куйдык. Анда Кәкре Атау диеп аталган җир һәм каен җиләге күп үсә торган урман бар иде. Чикләвек күп иде анда. Бер керүдә бер капчык чикләвек җыеп чыга идек. Аны чистартып, кояш нурында киптерәбез. Аннары Чистай шәһәренең югары базарында сәүдә итүче кешеләргә итеп тапшыра идек.

Әлеге матур урман буена элеккеге Вахитов исемендәге колхоз рәисе Гайнетдин абый Шәмсетдинов һәм колхозның баш агрономы Касыйм абый Билалов борчак чәчүне кулайрак күрәләр иде. Шуңа да ул уңайлы урында борчак уңышны мул бирде. Без, яшь җилкәнчекләр, тимер сәнәк күтәреп, апа-абыйларга борчак әйләндерергә ярдәм итә идек. Ә инде пешекче апалар безне борчак ашы белән кунак итәләр иде. Аннан соң янәшәдә генә булган Шалкан исемле бик матур, чиста сулы күлгә коенырга барабыз. И рәхәт вакытлар…
Казанга кунакка баргач, Азат Гомәр улы Усманов әнисенең үзен авылдан километр ярым ераклыкта урнашкан Шалкан күленә казлар коендырырга җибәргәнен бәйнә-бәйнә сөйләгән иде. Авыр еллар булса да, алар күңелдә якты, самими хатирәләр булып, йөрәк түрендә кадерле бер ядкарь булып әле дә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев