Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Иләктәге могҗиза»

Кайбер кешеләр шәхси йорт чормаларында сакланган борынгы әйберләрне кулланыштан чыккан чүп-чар дип саныйлар һәм алардан котылырга тырышалар.

 

Әмма борынгы әйберләрне кадерләп саклаучылар да юк түгел, чөнки алар белән күп нәрсә бәйле, алар бакыйлыкка күчкән кадерле кешеләре – әби-бабаларының истәлеге булып тора. Ә кемдер борынгы әйберләрне музейларга һәм ядкарьләр саклана торган бүлмәләргә тапшыра һәм ул чакта алар үткән чорларның рухын һәм тарихын чагылдыручы җәмәгать байлыгына әвереләләр.

Чагыштырмача күптән түгел, 2010 елда, Татар Баганалысы Мәдәният йортында борынгы ядкарьләр музее булдыру турында уйланалар. Авыл йортларында идән аслары һәм чормалар бар, анда кирәкмәгән әйберләрне саклау җиңелрәк. Хәер, егерменче гасырның тыныч булмаган чорларын кичергән өлкән буын кешеләренең тормышы да сакчыллыкка өйрәткән. Узган унъеллыкта мәдәният йорты хезмәткәрләре Венера Гатиятуллина һәм Гөлнара Сөнгатуллина бик күп уникаль әйберләр туплаганнар. Хәзер алар «XXI гасыр: Digital exkspanse – инновацияләр традицияләргә хезмәт итә» проекты кысаларында виртуаль экскурсия әзерлиләр, аны теләгән кешеләр киләсе елда карарга мөмкиннәр. Ә бүген сезне әлеге музейдан борынгы әйбер белән таныштырасым килә.

Озак еллар дәвамында хезмәт иткән борынгы иләк Нәбиуллиннар гаиләсендә сакланган. Ул без аш бүлмәсендә күрергә күнеккән иләктән күпкә зуррак, җиргә чәчәр һәм он тарттырыр алдыннан бөртекне иләү өчен хезмәт иткән. Аның ярдәмендә бөртекне чүптән һәм кабыктан чистартканнар.

Фәһимә Нәбиуллина әлеге кыйммәтле экспонатны музейга тапшырганда аңардан ничек файдаланганнары турында сөйләде.

– Революциягә кадәр җир кишәрлекләрен һәркем үз көче белән эшкәртте. Ашарга ризык, кияргә кием булсын өчен, зур гаиләләр кирәк иде. Кечкенә гаиләләрне мохтаҗлык көтте. Ашлык саклау һәм эшкәртү өчен зур амбарлар төзелә, игенне шунда ук тарттырып, менә шушы иләк аша или иделәр. Аны каеш белән эләктереп, баганаларга элеп куялар һәм өч хатын-кыз аны бер яктан икенче якка селки иде. Иләү бөртекне чистарту һәм рухи чистарыну йоласы, шулай ук яхшы уңыш нигезе булып саналды, – дип аңлата Фәһимә Нәбиуллина.

Ә хәзер иләктәге могҗиза турында сөйләшеп алыйк. «Гади әйбердә нинди могҗиза булсын?» – дип сорарсыз сез. Кешеләр иләкне күк гөмбәзенә охшатканнар, ә вак яңгыр яуганда иләктән койган кебек коя дигәннәр һәм аны шифалы дип санаганнар. Яңгыр яуганны теләгәндә суны иләк аша салганнар, ә туктамыйча күп яуса, аның туктавын теләп, иләкне әйләндереп куйганнар.

Иләкне баш өстендә тотсаң, ул баш авыртуын дәваларга мөмкин, ә өч тапкыр иләк аша чыккан теләсә нинди су дәвалау үзлегенә ия, дип ышанганнар.

Борынгы заманнарда иләк ярдәмендә багу киң таралган булган. Иләккә борчак салып, селкегәннәр, аның нинди бизәк булып төшүеннән җитез күрәзәчеләр язмышны яки тиздән булачак вакыйганы юрап биргәннәр.

Иләк ярдәмендә каракны тапканнар, әкиятләрдә иң үтәлми торган бирем иләк белән су ташу булган.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әлеге фотосурәткә игътибар белән карагыз әле. Бу иләк күпме хезмәт иткән дип уйлыйсыз? Аңа күпме ямау салынган, аның аша ничәмә-ничә тонна бөртек үткән? Теләсә нинди әйбер, бигрәк тә тарихи, игътибарлы һәм кызыксынучан кешегә күп нәрсә сөйли ала.

Ирина Игнатьева, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев