Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Илем» ансамбле Нурлатта бәйрәмдә кунакларны сөендерде

    Нурлатта гадәткә кергән «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте фестивале булып узды.

    Анда безнең районны Тү­бән Кондрата Мәдәният йор­тыннан «Илем» халык коллективы тәкъдим итте, аны Татарстан Республикасы­ның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Ильин җитәкли. Аның составында - төрле яшьтәге авыл кешеләре. Бәйрәмгә аның иң беренче составындагы артистлар - Петр Матвеев, ул үзе белән картиналарын да алып килгән, Тамара Яковлева, Мария Евдокимова да килгәннәр.
    - Хәзерге вакытта без­нең ансамбльдә 20 кеше шөгыльләнә, алар барысы да төрле яшьтәгеләр, - дип билгеләп үтә Иван Ильин. - Алар минем авылдашларым, иҗади сәләтле, милли гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, туган телебезнең язмышы өчен чын күңелдән җан атучы кешеләр. Республика бәйрәменең нәкъ менә Түбән Кондрата авылында нигез салынуын билгеләп үтәргә кирәк. 1992 елда безнең җиребездә беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә Уяв үткәрелде. Һәм без шушы вакыт эчендә бер фестивальне дә калдырмадык. Елдан-ел аның географиясе киңәя генә бара һәм бу бик сөенечле. Өстәвенә, июнь башында ел саен туган авылыбызда шундый матур, күркәм «Уяв» бәйрәмен үткәрәбез.
    - Шушы танылган ансамбль­нең чыгышлары юга­ры дәрәҗәдә үтә, кунак­лар һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, - дип билгеләп үтә мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы методисты Галина Хәлимова. - Бу юлы аларны ике концерт мәйданчыгында күрергә мөмкин иде. «Илем» кабат «Уяв - 2017» фестивале дипломына лаек булды. Безнең артистларыбыз үзләре белән бай хуҗалык та алып килгәннәр. Ул борынгы халык стилендә бизәлгән уңайлы крестьян йортыннан, умартачы хуҗалыгыннан торды.
    Биредә Түбән Кондрата авылының кул эшләре осталары куллары бе­лән эшләнгән декоратив-кулланма әйберләр күргәзмәсе дә урын алды. Фестиваль үзе кызык башланып китте - җиргә казык кактылар, бу игелекле эшләргә нигез салуны аңлата. Шуннан соң барысы да әйлән-бәйләнгә кушылдылар. «Чуваш гүзәле», «Чуваш батыры», «Уйна, гармун!» конкурслары да булды. Аларның берсе - «Иң яхшы милли ризык» исемлесе исеменнән үк телеңне йотарлык булуы аңлашы­лып тора. Югары Кондрата Мәдәният йорты методисты Татьяна Павлова яраткан табын ашы - хуплуны әзерләгән. «Фантазия» студиясе җитәкчесе Анжелика Михайлова һәм «Илем» коллективында катнашучы декоратив-кулланма әйберләре конкурсында дипломантлар булдылар. Ә директорлары Петр Плотников җитәкчелегендә Түбән Кондрата мәктәбе коллективы шулай ук «Уяв - 2017» фестивале дипломына лаек булды. Биредә Петр Валентиновичның шәхси хуҗалыгыннан умартачылык продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде, хәер, мәктәпнең дә үз умарталыгы бар.
    - Соңгы биш-алты елда мин Нурлатта «Уяв» фестивалендә даими булам, - дип ассызыклый Петр Плотников, сүз уңаенда, ул Чистай муниципаль районында чуваш милли-мәдәни үзәген җитәкли. - Бу, чыннан да, чын халык бәйрәме, бирегә бөтен республикадан, илебезнең башка төбәкләреннән коллективлар килә. Бездә «Илем», аның составына безнең мәктәп укучылары да керә, һәм «Шапчак» ике менә дигән чуваш коллективы бар, алар милли иҗатны пропагандалыйлар, без алар белән горурланабыз. «Шапчак» ансамбле бу юлы объектив сәбәпләр аркасында Нурлатка бара алмады, әмма аның да артистлары актив, барлык шәһәр чараларында катнашалар.
    Татьяна Павловадан чуваш­ларның милли ризыгы - ­хуплу рецепты:
    Ул татарларның бәлешен хәтерләтә. Камыр ясау өчен 250 грамм маргарин һәм сыер маен эретәм, бер стакан чамасы җылы сөт, серкә белән сүндерелгән бераз аш содасы, тәменчә тоз, он өстәп, камыр басам. Камырны ике өлешкә бүләм, зур өлешен җәям һәм үсемлек мае белән майланган табага җәям, аның өстенә алдан ук әзерләнгән эчлек салам.
    Анда вак туралган бәрәңге, ит (өч төрле ит - сыер, күркә һәм каз ите), туралган суган, борыч, тоз керә. Шуннан соң камырның икенче кисәген җәям һәм бәлеш өстенә каплыйм, ян-якларын беркетеп куям. Гадәттә, яфраклар рәвешендә бизәкләр ясыйм. Өстендә, эчлек коры килеп чыккан очракта шулпа өстәү мөмкинлеге булсын өчен бераз тишек тә калдырам. Һәм ике сәгатькә мичкә тыгам.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: